Россиянең халык артисты Валерий Леонтьев авырып киткән. Ул ике концертын башка көнгә күчергән. Бу турыда җырчы үзе инстаграмда хәбәр итте.
"Гайбәтләр чыкканын көтмик. Мин авырып киттем әле. Тверь һәм Рыбинск шәһәрләрендәге концертлар башка көнгә күчерелә. Кайгырмагыз - мин кайтырмын", - дип язган ул инстаграмдагы сәхифәсендә.
Җырчы нинди авыру белән интеккәнен әйтмәгән. "Бал белән кура җиләгем бар. Сәламәт булыгыз", дип өстәгән.

- 19 мартта Валерий Леонтьевка 70 яшь тулды. Ул әти булырга тели һәм суррогат ана эзли, дип язган идек.