Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Валерий Тишков: «Соңгы җанисәптә, иң аз дигәндә, ярты миллион татар исәпкә алынмаган»

2021-2022 елгы халык санын алуда 17 млн кеше үзләренең кайсы милләткә каравын күрсәтмәгән, аларның ярты миллионы – татарлар, дип саный РФ милләтләр буенча экс-министры һәм Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты элекке директоры Валерий Тишков.

news_top_970_100
Валерий Тишков: «Соңгы җанисәптә, иң аз дигәндә, ярты миллион татар исәпкә алынмаган»
«Татар-информ»

2021-2022 елгы халык санын алуда 17 млн кеше үзләренең кайсы милләткә каравын күрсәтмәгән, аларның ярты миллионы – татарлар, дип саный РФ милләтләр буенча экс-министры һәм Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты элекке директоры Валерий Тишков.

«Пандемия аркасында, исәп алучыларның эшчәнлеге финанс ягыннан җитәрлек тәэмин ителмәве, интернет-портал хезмәте аша исәп алуга күчешнең начар әзерлеге һәм шушы әһәмиятле кампанияга карата массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль рекламаның игътибарсызлыгы сәбәпле, җанисәп алу начар узды. 17 млн кеше (бар халыкның 13%ы!) нинди милләткә карауларын күрсәтмәгән. Алар арасында 13,5 миллионнан ким булмаганы – руслар һәм 0,5 миллионнан да ким булмаган татар», – дип язган Тикшов үзенең соцчелтәрдәге битендә.

Республикаларда әле «титуллы милләтләрнең» исәбен тырышыбрак язганнар, ә үз республикаларыннан читтә яшәүче халыклар (мордва, татарлар һ.б.) саналмаудан зыян күргән. «Россия халкы этник составында шулай ук башка мөһим үзгәрешләр дә бар, шул исәптән, сораулык, сораштыру тәртибе һәм нәтиҗәләр ясау, һәм җанисәп нәтиҗәләрен публикацияләү. Җанисәпне алу буенча дәүләт комиссиясе эше, һәм халык санын алуны оештыру буенча Росстатның җитәкче хезмәткәрләре квалификациясе буенча чишелеш сорап тулышкан проблемалар бар», – дип нәтиҗә ясый Тишков.

Исегезгә төшерәбез, соңгы җанисәп буенча татар халкының иң зур кимүе Мәскәү, Чиләбе һәм Свердовск өлкәләренә туры килә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Конгресс бэлеш ашый)))
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100