news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Валентина Матвиенко шәһәрләрдә иске автобусларны бетерергә чакырды

news_top
Валентина Матвиенко шәһәрләрдә иске автобусларны бетерергә чакырды
Фото: © "Татар-информ"

Россия Федерациясе Советы Рәисе Валентина Матвиенко транспорт министры Андрей Никитин белән ачык диалог вакытында Россия шәһәрләрендә автобус паркын яңарту һәм искергән транспортны кулланудан баш тарту кирәклеген белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда уңай үзгәрешләр булуга карамастан, җәмәгать транспорты темасы гражданнар өчен һаман да мөһим булып кала. Матвиенко билгеләп үткәнчә, транспорт чараларын аерым-аерым алыштыру гомуми проблеманы хәл итми, системалы якын килү кирәк.

«Ләкин барыбер, минемчә, бу юнәлештә системалырак эшләргә кирәк. Автобусларга килгәндә – әйе, 5–10 автобусны алыштыралар, кешеләр яңа автобуслар барлыкка килүен күрә, әмма бу мәсьәләне тулысынча хәл итми», – дип ассызыклады ул.

Ул шулай ук ташучыларның, шул исәптән шәхси компанияләрнең дә җаваплылыгын арттыру зарурлыгына игътибар итте.

«Мин базар икътисады яклы, шәхси компанияләр эшләсен өчен шартлар тудыру яклы, әлбәттә, ләкин намуслы компанияләр өчен. «Кадаклы чиләкләрне» («ведра с гвоздями») тыярга, аларны кичекмәстән барлык шәһәрләрдән алып ташларга кирәк. Алар шактый акча эшли, ә автобуслары иске, ватылган, тузган», – дип белдерде Матвиенко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар