news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Вакытыннан алда сөенмәгез». Станислав Галиев шаккаткыч гол керткән — видео

Төп вакыт һәм овертайм 2:2 хисабына тәмамланды. Уенда Казан командасы буллитлар сериясендә җиңде.

news_top
«Вакытыннан алда сөенмәгез». Станислав Галиев шаккаткыч гол керткән — видео
"Ак Барс" хоккей клубы

Казанның «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» командалары арасындагы хоккей матчында кызык мизгел булган. Бу кадрларны «Ак Барс» клубының youtube хостингындагы рәсми каналында күреп була.

Казан командасының һөҗүмчесе Станислав Галиев шаккаткыч гол кертә. Буллит вакытында ул шайбага суга, «Салават Юлаев» капкачысы Юха Метсола бу шайбаны бәреп җибәрә һәм блок куеп өлгерүенә сөенә. Шул арада шайба капкага килеп керә һәм гол була.

«Беркайчан да вакытыннан алда сөенмәгез», — дип язганнар бу видео янына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар