Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж күпме булырга тиеш?

Хәрби хезмәттә булган әтинең яки әнинең бер баланы ел ярымга кадәр тәрбияләгән вакыты да стажга исәпләнә.

news_top_970_100
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж күпме булырга тиеш?
"Татар-информ" архивы

Картлык буенча иминият пенсиясе кимендә 15 еллык стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) кимендә 30 булган очракта билгеләнә. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов сүзләренә сылтама белән яза.

2015 елда картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен стаж 6 ел, ә ИПК кимендә 6,6 булырга тиеш иде. 2016 елның 1 гыйнварыннан кирәкле стаж ел саен 1 елга, ә ИПК 2,4 кә артып бара.

2020 елда иминият пенсиясе алу өчен кимендә 11 еллык иминият стажы һәм ИПК 18,6 булырга тиеш.

Шул ук вакытта стажның озынлыгы һәм ИПК күрсәткече пенсия яшенә җиткән көнгә билгеләнә.

«Иминият пенсияләре турында» закон буенча, эш һәм башка эшчәнлек белән беррәттән, иминият стажына башка чорлар керә. Мәсәлән, хәрби хезмәттә булган әтинең яки әнинең бер баланы ел ярымга кадәр тәрбияләгән вакыты исәпләнә. Әмма болар барысы бергә алты елдан да артмаска тиеш.

Шушы периодлардан соң эш чоры булганда гына алда саналган вакытлар иминият стажына санала.

42 (ир-атлар) һәм 37 (хатын-кызлар) еллык стажы булган кешеләр өчен картлык буенча пенсия 65 һәм 60 яшь тулганчы 24 ай алдан билгеләнергә мөмкин. Әмма хәрби хезмәт, бала тәрбияләү чоры стажга кертелми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100