Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакытыннан алда картаймас өчен нинди витамин кирәк?

Вакытыннан алда картаюны булдырмас, тиренең матурлыгын саклап калу өчен, өч төп витамин — А, Е һәм С витаминнары кирәк.

news_top_970_100
Вакытыннан алда картаймас өчен нинди витамин кирәк?
pixabay.com/ru

Вакытыннан алда картаюны булдырмас, тиренең матурлыгын саклап калу өчен, өч төп витамин — А, Е һәм С витаминнары кирәк. Бу хакта табиб-дерматолог, косметолог Станислав Арканников сөйләде, дип яза «Российская газета».

Беренче ике витаминны кремнар һәм суспензияләр ярдәмендә алырга мөмкин, өченчесен — перораль кабул итү мөһим. Бу кирәкле база.

Витаминлы запасны белгеч күзәтүендә тулыландырырга кирәк. Белгеч шулай ук дөрес кремны сайларга ярдәм итәчәк. Сүз уңаеннан, бүген А витамины (яки ретинол) күпчелек кремнарда бар.

Кремнар һәм витаминнар сайлаганда бирелә торган киңәшләр һәр кешегә индивидуаль, чөнки һәр кешенең үзенә генә хас билгеләре исәпкә алына. Бу - яшь, җенес, сәламәтлеккә кагылышлы үзенчәлекләр, диде табиб-дерматолог, косметолог Станислав Арканников.

Шулай ук сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыру өчен, дөрес тукланырга, хезмәт һәм ял режимын сакларга, физик актив булырга кирәк, диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100