Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вакытында китә белергә кирәк» — Элвин Грейның Казан концертларына билетлар сатылмый

Җырчының Казан концертларына 60 процент тирәсе генә билет сатылган.

news_top_970_100
«Вакытында китә белергә кирәк» — Элвин Грейның Казан концертларына билетлар сатылмый
Салават Камалетдинов

Элвин Грей үзенең элекке популярлыгын югалтып бара. Җырчының Казан концертларына 60 процент тирәсе генә билет сатылган. Бу хакта «Иптәшләр. Татарлар» телеграм каналы яза.

«Аудиториягә кызык булмый башлагач, вакытында китә белергә кирәк», — дигән телеграм канал.

Чыннан да, Элвин Грейның 30, 31 март һәм 1 апрель көннәрендә «Пирамида»да узачак концертларына билетлар начар сатылган. Әле бит берничә ел элек кенә Элвин Грейның бөтен концертларына халык залны күтәрерлек булып йөрде. Ул елларда Элвин Грейның үз-үзенә ышанычы хәттин ашкан иде. Әле үзе турында Салават Фәтхетдинов «Алай җырларга ярамый» дигәч, ул «Казан Арена»да концерт оештырырга һәм кемгә күпме халык килгәнен чагыштырырга тәкъдим итте. Салават бу дуэльне кабул итмәде. 

Салават абый бүген дә ничә көн буе тулы залларга концерт бирә, ә менә Элвин Грейның йокысы тынычсыз булса кирәк.

«Мин аңлап бетермәдем, барысы да ул дип акылдан яза иде бит», — дип комментарий калдырган бу уңайдан каналның бер укучысы. «Игътибарың музыкага түгел, ә сәхнәдәшләрең белән конфликтларга юнәлсә, шулай була инде ул», — дип җавап кайтарган аңа икенчесе.

«Өч көн „Пирамида»да. Кайсы татар шулай булдыра әле?» — дип яклаган бер виртуаль дустына җавап итеп, Фирдүс Тмяаевның Казанда ун көн рәттән концертлар куюын, әле май аенда да өстәмә 5 көн концерты булачагын язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100