news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Вакыты җиткәч барысын да сөйләрмен» : Лилия Хәйруллина - кәләш

news_top
«Вакыты җиткәч барысын да сөйләрмен» : Лилия Хәйруллина - кәләш
Фото: Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Лилия Хәйруллинаны татар эстрадасының иң серле җырчыларының берсе дип атарга хакыбыз бардыр. Артист үзенең шәхси тормышын беркайчан да сөйләми, балаларын да күрсәтми. Бу юлы Лилия үзенең сәхифәсенә шаккаткыч фото урнаштырды. Анда Лилия – туй күлмәгеннән, ә янәшәсендә – кияү егете. Өстәвенә: «Вакыты җиткәч, мин сезгә барысын да сөйләрмен», – дип тә язып куйган.

Лилиянең дүрт бала әнисе икәнен белгән язылучылары бу яңалыкны бик гаҗәпләнеп кабул иткән. «Сезнең ирегез юк идемени?», «Ниһаять, серләр чишелде», «Сез әле өйләнешмәгән идегезмени?», «Әллә бишенче тапкыр кияүгә чыга инде?», «Бу нинди шаярту инде?» , «Торып аргач, исәнме булды бу», – дип аптыраша алар.

Әлбәттә, кайберәүләр Лилия яңа клип төшерә дип тә фаразлаган. «Клибыгыз уңышлы булсын», «Пар балдаклар» җырына клип төшерәләрдер, нигә кияүгә чыксын инде ул», – дигәннәр алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар