Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакытмы яисә вандаллармы: Казанда меценат Ибраһим бәй Юнысов һәйкәлен кем җимергән?

Яңа татар зираты территориясендә XIX гасырдагы берничә мөселман кабер ташы җимерелгән. Шулар арасында меценат, иң бай татар сәүдәгәрләренең берсе Ибраһим Юнысов кабер ташы да бар. Сәбәпләрен «Миллиард Татар» корреспонденты ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Вакытмы яисә вандаллармы: Казанда меценат Ибраһим бәй Юнысов һәйкәлен кем җимергән?
Фото: © «Миллиард.Татар»

Табигый факторлар тәэсирендә җимерелгәнме, әллә кеше ярдәм иткәнме билгесез

Без тикшерүне төп керү урыныннан түгел, ә Меховщиклар урамы ягыннан башладык. Шунда ук каршыбызга XIX гасыр кабер ташлары белән татар зираты чыкты. Башта һәйкәлләрне махсус рәвештә кемнеңдер җимергәнен күрсәтүче бернинди дә билгегә тап булмадык.

Зират эченә кергәндә, бер өлкән кеше Юнысов кабер ташының ватылу сәбәбе дип, килүчеләрдән ташның йөрергә комачаулавыннан зарлануын атады.

«Карагыз, монда аллеялар нинди киң. Монда машина йөри ала. Әгәр дә без монда борылырга теләсәк, безгә иске кабер ташлары түгел, ә монда тулы бер лабиринт барлыкка китерүче металл коймалар комачаулый», – дип зарланды безнең әңгәмәдәшебез.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Айдар Гайнетдинов

Фото: © «Миллиард.Татар»

Төп аллея буйлап барганда, юл буенда ватылган кабер ташының кисәкләрен күрдек. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, ватылган кисәкләрне караганнан соң, кабер ташын XX гасырның 50нче еллары белән даталарга мөмкин, дип белдерде. Ул табигый факторлар тәэсирендә җимерелгәнме яки кемдер ярдәм иткәнме – аңлашылмый. Алга таба барганда, без тагын берничә ватылган кабер ташын күрдек.

Юнысов табличкасын башка кешенең кабер ташына беркеткәннәр

Бистә татарлары арасында «Озын Ибрай» кушаматы алган Казан сәүдәгәре Ибраһим Юнысовның каберен табарга безгә Яңа Татар бистәсе каталогы ярдәм итте. Монда 1930 елларга кадәрге барлык кабер ташлары, шул исәптән Ибраһим Юнысов кабер ташының фотосы һәм аның урыны күрсәтелгән. Нәтиҗәдә, куаклык һәм койма лабиринтлары аша үтеп, без 20нче участокка килеп җиттек һәм Юнысов каберен таптык.

Фото: © «Миллиард.Татар»

Кабер 2 кв. метр мәйданны били. Юнысовның кабер ташы күрше каберлекнең коймасына таянганга күрә, аны сүткәннәр. Кабер өстенә куелган плитә җимерекләр өеменә әйләнгән. Безне озата баручы Айдар Гайнетдинов плитә кисәген тапты, анда гарәпчә мәрхүм меценатның исеме һәм фамилиясенең беренче хәрефләре уеп язылган.

Айдар Гайнетдинов кулында Юнысов плитәсеннән бер кисәк

Фото: © «Миллиард.Татар»

Шунысы кызык: ватылган ташлар янында 2 метр биеклектәге зур кабер ташы ята һәм нәкъ менә шушы ташның Ибраһим Юнысовныкы булуын күрсәтүче табличка бар. Димәк, башка кабер җимерелгән булып чыгамы?

Айдар Гайнетдинов, кабер ташын өйрәнгәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килә. «Кабер ташына «Коммерция киңәшчесе Юнысов Ибраһим Гобәйдуллович» дигән табличка куелган. Бу табличка монда дөрес куелмаган, чөнки кабер ташы бөтенләй башка кешегә карый. Кабер ташының табличка урнаштырылган алгы өлешендә язулар беткән, әмма арткы өлешендә без «Маһруй Мөхәммәтҗан кызы» дигән язуны укый алабыз. Димәк, бу – хатын-кыз кабере. Бу табличка турында зират администрациясе беркем белән дә киңәшләшмәгән, һәм мин бу табличканы, кешеләрне бутамасын өчен, алып ташларга кирәк, дип саныйм», – дип канәгатьсезлеген белдерде ул.

Ялган табличка

Фото: © «Миллиард.Татар»

Ни өчен кабер ташын төп аллеяга куймаганнар?

Чыгу өлешенә таба барганда, Гайнетдинов мондый кабер ташларын ничек саклап калырга мөмкин икәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты. Төп керү урынындагы кабер ташларының берсе янында тукталып: «Кайбер матур кабер ташларын төп аллея буйлап урнаштыралар, шулай итеп, кешеләр зиратка кергәндә аларны күрә ала. Ни өчен Ибраһим Юнысов кабер ташын шулай урнаштырмаганнар, аның өчен урын бар бит», – диде.

Фото: © «Миллиард.Татар»

Безнең экспедициянең соңгы ноктасы Яңа татар зираты администрациясе булды. Без татар меценаты кабер ташының ватылган калдыклары белән нәрсә булганын һәм хакимиятнең аны торгызу өчен нинди чаралар күрергә җыенганын белергә теләдек.

Кызганыч, зират директоры урынында юк иде, әмма ватылган кабер ташының кисәкләрен безгә күрсәттеләр. Зират хезмәткәрләре аны аллеядан алып, зират складына күчергәннәр. Алга таба нәрсә булачак? Без бу хәлне күзәтүебезне дәвам итәчәкбез.

Фото: © «Миллиард.Татар»

Ибраһим Юнысов кем ул: кунаклар белән шаяртуыннан алып Александр II улы белән очрашуына кадәр

Ибраһим Юнысов – беренче гильдия Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, Казанның мактаулы гражданины булган, дип искә төшерде Айдар Гайнетдинов. Абыйсы Исхак белән бергә ул Казандагы сабын, шәм заводлары һәм башка предприятиеләрнең хуҗасы булган. Предприятиеләрнең еллык кереме 1,5 миллион сумга җиткән.

Юнысовлар – Казанда мөселман балалар приютына нигез салучылар. Алар Нурулла мәчетен төзегәннәр, мәдрәсәләр төзегәннәр һәм аларны тәэмин итеп торганнар.

Юнысовлар гаиләсе. XX гасыр башы фотосы

Чыганак: tatarica.org, онлайн - энциклопедия Tatarica

Юнысов дин белгече һәм татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани белән үзенчәлекле мөнәсәбәтләргә ия булган. «Ибраһим Юнысов Мәрҗани белән таныш була һәм аңа ярдәм итә, ләкин соңыннан алар арасында конфликт килеп чыга. Ул Мәрҗанинең үз патронына буйсынуын теләгән, ә Мәрҗани моның белән ризалашмаган, чөнки ул ирек сөюче һәм горур кеше булган. Әмма ахыр чиктә, Юнысов үлгәч, мәрхүмгә багышланган доганы нәкъ менә Мәрҗани укыган», – дип сөйли Гайнетдинов.

Ибраһим Юнысов фигурасының мөһимлеген аңлар өчен, 1863 елда император Александр ІІ нең өлкән улы бөек кенәз Николай Александровичның Казанга килеп, бай татар йортының нинди булуын күрергә баруын искә төшерү дә җитә. Аңа Юнысов йортын тәкъдим итәләр. Йортка килеп, бай мөселман хатын-кызларын күргәч, кенәз: «Россиядә алтын бетте. Ул хәзер татар хатын-кызларының бизәнү әйберләрендә», – дип әйтә.

Юнысов-Апанаевлар йорты. Реставрациягә кадәр.

Фото: © history-kazan.ru

Сәүдәгәр тарихка үзенең хәйриячелеге белән генә түгел, ә экстравагант гамәлләре белән дә кереп калган. «Озын Ибрай» бик мәзәкче кеше булган. Бервакыт Ибраһим-бәй шәкертләрне (студентлар, билгеле булганча, һәрвакыт ач) үз өенә чакыра һәм алар алдына махсус рәвештә гади ризык куя. Кунаклар шуларны ашап бетергәннән соң, Юнысов затлы ризыклар бирергә кушкан, әмма кунакларның инде корсаклары тулган булу сәбәпле, аларын ашый алмаган.

«Казанда Юнысовлар династиясе истәлеге белән бәйле объектларның кыйммәтлеген исбатларга кирәкми»

«Бу яңалыкны ишетү миңа бик сәер», – дип аңлатма бирде Казанның туган якны өйрәнүче һәм экскурсоводы Марк Шишкин.

Аның сүзләренчә, кыйммәтен әле исбатларга кирәк булган йортлар, архитектура элементлары һәм һәйкәлләр югала.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Ләкин бу очрак бернинди кысаларга да сыймый. Казанда Юнысовлар династиясе истәлегенә бәйле барлык объектларның кыйммәтен беркемгә дә исбатларга кирәкми. Нәкъ менә хәзер Юнысов мәйданын төзекләндерү тәмамланып килә. Казанда хәйрия эшләренә багышланган бер генә чара да 1844 елда ук нигез салынган Юнысов мөселман приютын искә алмыйча үтми. Бу ничек булырга мөмкин?» – ди эксперт.

Кабер ташының җимерелүе белән бәйле хәлгә без Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдиновтан аңлатма бирүне сорадык.

«Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани: «Мин үлгәч, 4 кеше күтәрә алмаслык кабер ташы куегыз»,– дигән. Кабер ташларын юк итү – дөрес түгел һәм теләсә кайсы дин өчен вандализм акты булып тора. Мин болай дип әйтер идем: бүгенге көндә яшьләр үз халкының һәм аның танылган шәхесләренең тарихын белми. Әгәр вандаллар бу һәйкәлнең кемнеке икәнен белсәләр, алар аңа кагылмаслар иде. Бүгенге көндә яшьләрне тәрбияләүгә тиешле игътибар бирелми. Яшьләр зират территориясенә кереп, анда хәтта эчеп утырырга мөмкин, чөнки анда аларны полиция һәм кешеләр күрми», – ди имам-хатыйб.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Мансур хәзрәт фикеренчә, кабер ташы табигый сәбәпләр аркасында да җимерелергә мөмкин. «Табигать тәэсире аркасында кабер ташлары җимерелгән очраклар күп булды», – дип билгеләп үтте ул.

  • Ибраһим Юнысов (1806-1886) танылган татар сәүдәгәрләре Юнысовлар нәселеннән булган.
  • Замандашлары аны сәүдәгәр, хәйрияче, меценат дип атый. Ул – мөселман балалар приютын оештыручы.
  • Хәйриячелек өчен III дәрәҗә Изге Анна ордены һәм медале белән бүләкләнгән.

«Миллиард.Татар» сайтыннан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 сентябрь 2023
    Исемсез
    Вандаллар алар - оятсызлар!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100