Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакытлыча яшәү урынында теркәлү ирекле булырга мөмкин

news_top_970_100
Вакытлыча яшәү урынында теркәлү ирекле булырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Яңа кешеләр» партиясеннән депутатлар төркеме Россия эчендә яшәү урыны буенча теркәлүне ирекле итү турында закон проекты әзерләгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Гамәлдәге закон буенча, яшәү урынын үзгәрткән кеше, яңа урынга күченгәч, 7 көннән дә соңга калмыйча, яңа яшәү урынында теркәлү өчен документлар тапшырырга тиеш.

Даими теркәлүе булмаган урында 90 көннән күбрәк яшәргә җыенган кешегә дә биредә вакытлыча теркәлү өчен 7 көн эчендә документлар тапшырырга кирәк. Бу режимны бозучыга административ штрафлар каралган.

«Гамәлдәге мәҗбүри теркәлү системасы еш кына гражданнарның чынлыктагы тормыш хәлен исәпкә алмый. Арендага бирүчеләрнең күбесе үзләренең фатирлары адресына теркәүдән баш тарта. Шуңа күрә арендага алынган торакта яшәүгә законлы хокуклары булып та, гражданнар теркәлә алмый, һәм аларга штраф яный», – дигән депутатлар.

Алар китергән мәгълүматлары буенча, 30 яшькәчә гражданнарның кимендә 25 проценты даими теркәлү урыны буенча яшәми.

Депутатлар сүзләренчә, гражданнарга тиешле күп кенә хезмәтләр яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлү булмаса да күрсәтелә. Мәсәлән, поликлиникага беркетелү, баланы бакчага яки мәктәпкә яздыру. Ә калган хезмәтләрне факттагы яшәү урынын күрсәтеп һәм аны документлар белән расламыйча гына электрон рәвештә алып була.

«Шулай итеп, инде бүген үк дәүләт системалары гражданнарның яшәү урыны турында ирекле хәбәр итүләренә нигезләнеп эшли ала, бу – гражданнар өчен теркәлүнең сыгылмалырак һәм ирекле системасына күчү мөмкинлеген раслый», – дип йомгаклаган депутатлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100