Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вакыт таләбе»: Минтимер Шәймиев «Татар-информ» оештыруның сәбәпләре турында

Татарстанның «Татар-информ» төп дәүләт мәгълүмат агентлыгы оешуга – 30 ел. Агентлыкны оештыру турындагы указга кул куйган кеше, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелеккә нинди бурычлар куелуы һәм хакимият органнары белән массакүләм-мәгълүмат чаралары арасындагы мөнәсәбәтләр ничек төзелүе турында сөйләде.

news_top_970_100
«Вакыт таләбе»: Минтимер Шәймиев «Татар-информ» оештыруның сәбәпләре турында

Минтимер Шәрипович, 1990 елның июнендә Сез КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросының «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы төзелү турындагы карарын имзаладыгыз. Ул елларда мәгълүмати агентлык булдыру нигә кирәк иде?  

Эш шунда ки, Советлар Союзында төп мәгълүмат агентлыгы ТАСС иде, аның филиаллары союздаш республикаларда эшләде, чөнки бары тик союздаш республикалар гына мондый агентлыкларны гамәлгә кую хокукына ия иде. Мисал өчен: ГрузТАГ (Грузин телеграф агентлыгы), БелТА (Белорусс телеграф агентлыгы), КазТАГ (Казахстан телеграф агентлыгы) һәм башкалар. Шулай итеп, автоном республикалар икътисади өлкәдә генә түгел, ә идеологик яктан да чикләнгән хокукка ия иделәр, бөтен пропаганда белән, шул исәптән ММЧ белән дә Советлар Союзы коммунистик партиясенең Үзәк Комитеты бүлеге шөгыльләнде.  

80нче еллар азагында үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык игълан ителгәч, союздаш республикалар союздаш дәүләтләр статусына дәгъва итә башладылар һәм автономияле республикалар үз хокукларын киңәйтү турында сүз кузгатты. Белгәнегезчә, автономияле республикалар арасында Татарстан беренчеләрдән булып республиканың статусын һәм икътисади өлкәдә генә түгел, илнең мәгълүмати киңлегендә дә мөстәкыйльлекне күтәрү өчен актив эшчәнлек башлады. Шуңа күрә 1990 елда үзебезнең мәгълүмати агентлыкны оештыру ул вакыт таләбе иде.  

1990 ел – объектив һәм оператив яктыртуны таләп иткән хәлиткеч вакыйгалар елы. Мисал өчен, 1990 ел башы республика Югары Советына һәм халык депутатлары җирле Советларына беренче демократик сайлаулар белән тарихка кереп калды, алар беренче тапкыр альтернатив нигездә уздырылды. Көрәш кискен, конкурент булды, һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тулы көчкә җәлеп ителде. Ниләр генә язмадылар!!! Республика массакүләм мәгълүмат чараларында еш кына чынбарлыкка туры килми торган мәгълүматлар чыга иде, аларны федераль массакүләм мәгълүмат чаралары эләктереп алып күпләп таратты, бу болай да үзәк белән четерекле булган мөнәсәбәтләребезне катлауландырды. Еш кына федераль ММЧ я Татарстанда барган вакыйгаларны йомып калды, я аларны дөрес яктыртмады. Кайчак без кабул иткән теге яки бу карарның ничек җиткерелүе шаккаттыра иде. 

Әлеге мәсьәлә шактый кискенләште: Татарстандагы вакыйгалар турында дөрес яза торган мәгълүмат чыганагы булдыру зарурияте килеп туды. Шундый мисал булды: 1989 елның ахырында илдәге беренче бәйсез мәгълүмат агентлыгы «Интерфакс» барлыкка килде, ул Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә популярлык казанды.  

Өстәвенә, 1990 ел башында СССР Министрлар Советы һәм РСФСР Министрлар Советы карары буенча республикада үзфинанслау һәм үзидарә нигезендә хуҗалык итү механизмын эксперименталь эшкәртү башланды. Шуңа күрә без КПСС өлкә комитеты, ТАССР Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча дәүләт комитеты һәм «Поинт» совет-фин предприятиесенең бер үк вакытта рус һәм татар телләрендә эшләүче «Татар-информ» хуҗалык исәп-хисап мәгълүмат агентлыгын оештыру турындагы тәкъдимен кабул иттек. 

Агентлыкның беренче җитәкчесе тәҗрибәле журналист Умар Богдалов булды, ул КПСС Үзәк Комитетының «Социалистик индустрия» һәм «Рабочая трибуна» газеталарының үз корреспонденты иде. Башта агентлык татарлар һәм бөтен дөньяда яшәүче татарлар турында оператив һәм объектив мәгълүмат чыганагы булырга тиеш иде, чөнки аларның безнең хакта беренче мәгълүматларны алу мөмкинлеге булмады. Әмма тагын бер мөһим бурыч торды – республика дәрәҗәсендә рәсми мәгълүмат ресурсы булдыру.  

Дәүләт агентлыгы буларак, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын булдыру турындагы Указ сезнең тарафтан 1993 елда гына имзаланган. Ул вакытта нәрсәләр үзгәргән? Агентлыкның оештыру-хокукый формасын алыштыру нигә кирәк булды? 

Ул чорда безгә күп нәрсәне, шул исәптән ММЧ өлкәсендә дә беренче тапкыр эшләргә туры килүен еш әйтәм. Әлбәттә, ул елларда мәгълүмати агентлыкның хуҗалык исәп-хисап режимында эшләү тәҗрибәсенә ихтыяҗ бар иде, ләкин финанс иминлегенә кадәр бик ерак иде, чөнки әле мондый эшчәнлек өчен республикада да, илдә дә кирәкле закон-норматив хокукый базасы юк иде. Шуңа күрә 1993 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасының «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын оештыру турындагы Указына кул куелды. Ул республика, Россия Федерациясе, БДБ дәүләтләре һәм аның чикләрендәге Татарстанның сәяси, икътисадый, иҗтимагый, мәдәни тормышы турында объектив мәгълүматны оператив тарату максатыннан эшләнде. 

Алга таба «Татар-информ» эшен оештыру берникадәр үзгәреш кичерде, бер вакыт хәтта аны ябу карары да кабул ителгән иде, әмма «Татар-информ» мәгълүмат кырында ныгыды, күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары аның мәгълүматын даими кулланучыга әйләнде. Ул шулай ук күпсанлы укучылар өчен дә беренче чыганакка әйләнде. Шуңа күрә аның эшчәнлеге тиздән яңартылды. Агентлык эшен 1998 елда «Татар-информ» генераль директоры итеп билгеләнгән тәҗрибәле җитәкче һәм талантлы журналист Римма Ратникова шактый җанландырды.  

Идарәнең иске моделе яраксызга әйләнгән һәм демократия үсентеләре барлыкка килгән елларда хакимият белән җәмгыять арасында диалог ничек төзелде?

Бик катлаулы вакытларда матбугат белән үзара мөнәсәбәтләр корырга туры килде. Бигрәк тә 90нчы еллар башында, кинәт кенә иреккә чыгып, журналистлар үз өсләрендәге контрольне югалткандай булды. Күренекле язучыбыз, драматург Туфан Миңнуллин шул чордагы матбугат вәкилләре үзләрен көз-кыш туган бозаулар кебек тоталар, гадәттә, аларны аланга беренче тапкыр иртә язда чыгаралар, дия иде. Беренче тапкыр дөньяга чыккач, ул яшен кебек чаба, сөзешә, берәрсен тибеп очырырга тели, кыскасы, нәрсә кылганын үзе дә белми. Шулай булды да, бер-бер артлы әллә ничаклы гаделсез тәнкыйть дулкыннары күтәрелде.

Сыналган партия ысулларыннан – катгый контрольдән, телефон хокукыннан тыелып тору җиңелләрдән булмады, без бит партия системасыннан чыккан кешеләр. Тоталь тыюлардан соң журналистларның теләсә нәрсә язарга чикләнмәгән хокукын тану авыр булды. Хезмәттәшлекнең яңа ысуллары, матбугат белән партнерлык бары тик көчәйде генә. Ләкин мин үземдә тыелып калырга көч таптым. 

1998 елда Мәскәүдә миңа «Серебряный лучник» җәмәгатьчелеге белән элемтәләрне үстерү өлкәсендә милли премия тапшырдылар, ул әле яңа гына РФ Журналистлар берлеге, РФ җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан гамәлгә куелган иде. Мин әлеге бүләкне: «Президент Шәймиевкә үз-үзен җиңгәне өчен», – дип кабул иттем. Миңа – совет административ-команда системасыннан хокук һәм азатлыкның демократик системасына күчү насыйп булган җитәкчегә әлеге җиңү аеруча кыйммәтле булды.  

Без уртак тел таба алдык, чөнки мин җаваплы журналист хезмәтен югары бәялим. Журналистлар үзләре дә, минемчә, әкренләп «үстеләр», әлеге «чирне» – бөтен нәрсә рөхсәт ителүдән эйфория кичерешләрен баштан үткәрделәр, файдалы тәҗрибә тупладылар, аларның төп өлеше үзен зирәк тота башлады. Ахыр чиктә, объектив һәм дөрес булса, кыю сүз өчен бездә беркем дә җәза алмый. Аңлашыла ки, әлеге еллар эчендә журналистлар иреккә чыкты, һәм аларны җәмгыятьтә барган вакыйгаларны язудан тыярга мөмкинме соң? Кемнедер тыясың икән, башка басмада яки Татарстаннан читтә чыгыш ясаячаклар.

Өстәвенә, бүгенге интернет чорында кайда бастырылыйм дигән сорау гомумән актуаль түгел. Минемчә, дөрес диалог алып бару һәм журналистлар җаваплылыгының күркәм мисалларына исәп тоту яхшырак. Миңа калса, һәр язылган яки әйтелгән сүз өчен җаваплылык – журналист өчен һәр заманда да бик мөһим.  

Журналистлар Казан Кремле, Югары Советтагы чараларга керә алдымы? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары республиканың беренче рәсми затлары катнашында узган чараларны еш яктырттымы? 

Бу – барлык яктан да, шул исәптән республика җитәкчелеге эшчәнлегенең ачыклык дәрәҗәсе буенча да кызыклы чор иде. Совет матбугатын күргән кешеләр, телевидение тамашачылары, радиотыңлаучылар дәүләт басмаларына бик үк ышанып карамый иде. Ә журналистлар, гомумән, бөтен җирдә булуны, барысын да күрүне һәм шәхсән республика Президентыннан ишетүне, мәгълүматның дөреслегенә инануны һәм сорауны турыдан-туры бирүне үз бурычлары дип санадылар. Әлбәттә, журналистлар Казан Кремлендә һәм аннан читтә булган барлык очрашуларга һәм вакыйгаларга керә алды. 

Вакыйгалар кайчак шулкадәр тиз үсеш алды ки, еш кына журналистлар мине иртән президент сарае капкасы төбендә каршы ала яки көндез шунда җыела торган булдылар. Журналистларны үз кабинетымда алдан килешенмәгән вакытта кабул итәргә туры килде, чөнки теге яки бу мәгълүматны халыкка вакытында җиткерү бик мөһим иде. Еш кына, ил яки республика җитәкчелегенең теге яки хәлиткеч карарын шәхсән шәрехләргә теләгәнгә, үзем журналистлар катнашындагы матбугат конференцияләрен уздыруның инициаторы булдым. Кешеләргә аңлатырга кирәк – журналистлар белән аралашуымның максаты һәрвакытта да шундый. Әгәр моны вакытында эшләмәсәң, әлеге вакыйга гайбәтләр, уйдырмалар белән күпертелә, соңыннан кире кагарга туры килә... 

Сүз дә юк, «Татар-информ» хәбәрчеләре беренче чиратта чакырылды һәм барлык чараларда да катнашты. Хәтта болай дип әйтергә дә мөмкин: «Татар-информ» хәбәрчеләре катнашыннан башка берни дә узмады, ә кайчакта, сәбәпләре булганда, алар аеруча мөһим очрашуларда катнашкан бердәнбер ММЧ вәкилләре иде. Чөнки, әйткәнемчә, аларга аерым миссия – беренче булып хәбәр итү һәм башка ММЧ өчен чыганак булу бурычы бирелде.  

«Татар-информ» журналистлары шулай ук беренчеләрдән булып 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүе, 1992 елда беренче Президентны сайлау нәтиҗәләре, 1992 елда ТР яңа Конституциясен кабул итү һәм тарихи вакыйгаларга әверелгән башка төп вакыйгалар турында хәбәр иттеләр. Ул елларда Мәскәүгә бик еш очарга туры килде, мөһим утырышлар һәм киңәшмәләр озак дәвам итте. Төнлә генә диярлек кайта идек. Ләкин, соң булуга карамастан, Казан аэропортында мине һәрвакыт безнең журналистлар каршы алды. Беренче сорауны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре бирүен хәтерлим. Алар ТР Президентының матбугат хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләделәр, һәрвакыт тиешле урында булдылар, вазыйфаларын намус, җаваплылык белән, оператив рәвештә башкардылар.  

Сезнең өчен ярдәмчеләр әзерләгән матбугат дайджестына «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрләре еш эләгә идеме? 

Матбугат дайджестлары соңрак, ММЧ саны арткач, интернет барлыкка килгәч әзерләнә башлады. Ә 1990нчы елларда мин газеталар һәм журналларны шәхсән укуны өстен күрдем, хәер, бүген дә әлеге гадәтемне үзгәртмәдем. Мәгълүматтан хәбәрдарлык һәм барысын да белү – минем гадәти халәтем. Газетаны үзем тотып укырга, басма хезмәтләрне карарга, телевизион яңалыклар чыгарылышлары белән танышырга яратам. Әлеге гадәт күп еллар дәвамында формалашты: һәр иртәдә минем эш өстәлемә бер кочак газета һәм журналлар куела. Башта республика басмаларын укыйм, аннары – федераль басмаларны. 

Шулай итеп, 90нчы елдан башлап әлеге матбугатның иң өстендә һәрвакытта да 2003 елга кадәр зур булмаган форматта басылып килгән «Татар-информ» бюллетене ята иде. Бу бик уңайлы булды – республика, ил һәм дөньяның барлык яңалыклары кыска формада бирелеп килде. Белүемчә, бюллетеньны агентлыкның үз хезмәте китерә иде, көненә ике тапкыр – иртә һәм көндезге өчтә таратты. Ул вакытта безнең өчен бу массакүләм мәгълүмат чараларының иң оператив чарасы булгандыр, чөнки хәтта телевидениедә дә хәбәрләр тапшыруы кич кенә чыга иде.  

Сез «Татар-информ»ның беренче көннәреннән үк татар диаспорасына үзенең тарихи ватаны белән элемтә өчен мәгълүмати мәйданчык буларак күрсәткәнлеген искәртеп үттегез. Чит ил сәфәрләре вакытында диаспоралар белән элемтәләрне җайга салуда яки чит ил делегацияләре белән очрашулар вакытында агентлыкка ярдәм күрсәтергә туры килдеме?  

Без «Татар-информ» хәбәрчеләрен чит илләргә сәфәрләргә, татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу булган илләрнең төбәкләренә алып бара идек – мөгаен, безнең ярдәм шул булгандыр. Алга таба элемтәләрне җайга салу белән безнең матбугат хезмәте журналистлар белән берлектә шөгыльләнде.

«Татар-информ»ның республикадан читтә яшәүче татарлар өчен мәгълүмат таратуда гына түгел, ә алар белән элемтәләрне оештыруда да уңышлы эшчәнлеген аерым билгеләп үтәсем килә.

Агентлык урыннардагы үзләренең хәбәрчеләре аша алар турында мәгълүмат туплады. Шул рәвешле күп еллар дәвамында «Татар иле» – «Татарские края» гомумтатар газетасы басылып килде. Сүз уңаеннан, «Татар-информ» агентлыгына үзенең ике дистәгә якын гомерен багышлаган тәҗрибәле җитәкче Шамил Шәмси улы Хамматов күп еллар газетаның баш мөхәррире булып эшләде. Аңа кадәр ул ТАССР Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе, республика матбугат министры булып торды. 

Инде 30 елга якын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары сезне рәсми чараларда, республика буйлап сәфәрләрдә озатып йөри. Журналистлар эше белән бәйле ниндидер үзенчәлекле вакыйгалар истә калганы бармы?  

Әйе, сез хаклы, «Татар-информ» журналистлары мине һәрвакыт һәм һәркайда озатып йөри. Хезмәттәшлегебез бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итүе шатландыра. Шушы еллар дәвамында без сезнең белән бергә барабыз: конструктив аралашабыз, хезмәттәшлек итәбез, фикерләр белән уртаклашабыз. Форсаттан файдаланып, «Татар-информ» журналистларының барлык буын вәкилләренә дә, минем эшем вакытында да, соңгы 10 елда да игътибар күрсәтүләре һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. «Татар-информ» Республика «Яңарыш» фонды эшчәнлеген һәрьяклап яктырта. Сезнең хәбәрчеләр һәрвакыт Болгар һәм Зөягә кылынган сәфәрләрдә катнаша. Безнең фонд казанышларында, һичшиксез, сезнең зур өлешегез дә бар. Барыгызга да рәхмәт!  

Әйтергә кирәк, һәр җитәкче агентлык үсешенә бәһасез өлеш кертте. Хөрмәтле Умар Хамзенович Богдалов агентлык эшенә нигез салды, аңа бик катлаулы еллар эләкте. Алты ел дәвамында җитәкчелек иткән Римма Атласовна Ратникованың ролен аерым билгеләп үтәсем килә: ул безне районнар, предприятиеләр һәм кырлар буйлап сәфәрләрдә озата баручы журналистлар төркемендә йөри иде, барысын да шәхсән үзе карый, яздыра, хәбәрләрнең текстларын да үзе әзерләде. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе булып ун елдан артык эшләгән Леонид Григорьевич Толчинский агентлык тараткан мәгълүматның сыйфаты һәм эчтәлеге өчен аеруча таләпчән булды.

Хәзерге җитәкчегә – Шамил Мөхәммәт улы Садыйковка шулай ук югары технологияләр һәм мәгълүмат-коммуникация өлкәсендә цифрлаштыруның җиңел булмаган вакыты туры килде. Минемчә, ул куелган бурычларын үтәп бара аладыр, һәрхәлдә, аның башка юлы юк. 

Бу 30 ел дәвамында «Татар-информ»ның күп кенә журналистлары белән аралашырга туры килде, аларның барысын да атап та бетереп булмый. Ләкин истә калган кайберәүләрнең исемен атап үтәм: Шамил Хамматов, Айдар Сәлимгәрәев, Ирина Дурницына, Аяз Хәсәнов, Ирина Ксенофонтова, Галия Мөхәмәтшина, Руслан Мөхәммәтшин, Әлфия Миңнуллина, Сергей Семеркин, Ирина Халитова, Лилия Гаделшина, Алия Сабирова, Айгөл Фәхретдинова, Гөлнар Гарифуллина, Михаил Миронов, Люция Камалова, Алсу Сафина, Эмма Ситдыйкова, Шамил Халилуллов һәм башкалар.

Бүгенге көндә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының хәбәрләрен укыйсызмы?  

«Татар-информ» тулысынча электрон версиягә күчкәч, аның яңалыкларын басма рәвештә китерә башладылар, чөнки һәрвакытта да Интернетка керергә вакыт табып булмый. Хәзер минем компьютерда «Татар-информ»га даими сылтама тора, һәм мин сезнең сайтны карап чыгарга вакыт табарга тырышам. Әгәр нинди дә булса күләмле материал кызыксындырса – бастырып чыгарырга сорыйм, алай уку уңайлырак. 

Республикабызның ике дәүләт телендә язуны дәвам итүегезне, агентлык нигезенә салынган традицияләрне саклап, Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга өлеш кертүегезне аеруча бәялим. Шунысы кызык, бу гадәти кабатлау гына түгел, бары тик рус телендә яки бары тик татар телендә генә чыккан кызыклы материаллар табып була сездән. Бу укучыны җәлеп итә, сезнең тарафтан булдырылган мәгълүмат тематикасын баета. Минемчә, әгәр дә мәгълүматның төп өч өлешен сакласагыз – оперативлык, дөреслек һәм объективлык булса, заманча, югары конкурентлы мәгълүмат даирәсендә үсә аласыз.  

Әңгәмәбезне йомгаклап, хезмәтен, талантын, осталыгын салып һәм барыбызның да яраткан матбугат чарасының чәчәк атуына өлеш керткән журналистларны һәм хезмәткәрләрне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллык юбилее белән котларга һәм сәламәтлек, иминлек, яңа иҗади казанышлар теләргә рөхсәт итегез! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100