Россия халкының күпчелеге (54%) ризык китерүгә аена 5 мең чамасы акча тота, ә Россия халкының чирек өлеше шул ук вакытка 5-10 мең сум сарыф итә. Бу хакта «Выберу.ру» тикшеренүләренә сылтама белән РИА Новости яза.
«Күпчелек кешенең (54%) ризык китертүгә айлык чыгымнары 5 меңнән артмый, 24 проценты моның өчен 5 меңнән 10 меңгә кадәр, ә 22 проценты 10 меңнән артык акча тота», – диелә хәбәрдә.
Аналитиклар фикеренчә, бу саннар россиялеләрнең күпчелеге өчен көндәлек чыгым түгел, ә ашарга пешергә мөмкинлек яки вакыт булмаганда уңайлы альтернатива булып санала.
Ачыкланганча, россиялеләр ризык китертүне күбесенчә ашарга пешерергә вакытлары булмаганда (28%) сайлый икән. Тагын 19 проценты ризыкны ял көннәрендә, 18 проценты – дуслар яки гаилә белән очрашулар вакытында китертә, ә 16 проценты өчен ризык китерүне ресторан яки кафега бару урынына сайлый, 12 проценты әзер ризыкны эшенә китертә, ә 7 процентына бу көн саен төп ашау.
Ризык китертү сервисын сайлаганда халыкның күпчелеге ризык сыйфатына игътибар итә – моны 29 процент кеше иң мөһим фактор дип атаган. Икенче урында отышлы тәкъдимнәр һәм акцияләр (23%), өченче урында китерү бәясе (18%, ризык ассортименты (16%) һәм банклардан бонуслар/кешбэклар (14%).
Ризык китертүне күбесенчә 25-34 яшьлек кешеләр куллана (36%), башлыча бу зур шәһәрләрдә яшәүчеләр. «Моны югары ритмлы тормыш, ашарга пешерергә вакыт җитмәү һәм ризык китертү өчен сервисларның бик күп булуы белән аңлатырга була», – дигән аналитиклар.