Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакцинация узган кешеләрдә коронавирус авыруының төп билгесе нинди?

COVID-19 авыруыннан прививка ясаткан, шуннан соң вирус эләктергән кешеләр еш кына төчкерүдән зарлана.

news_top_970_100
Вакцинация узган кешеләрдә коронавирус авыруының төп билгесе нинди?
https://pixabay.com

Белгечләр фикеренчә, кеше еш төчкерә башласа, аңа өйдә утырырга һәм ковидка тест бирергә кирәк. Шулай инфекциянең башка симптомнары да булуы ихтимал. Моңа өшү, йөткерү, ис тоймау һәм башкалар керә. Бу турыда «Звезда» каналы хәбәр итте.

Британиянең Express басмасы ZOE COVID Symptom Study оеешмасы уздырган тикшеренүгә нигезләнеп, вакцинация узган кешеләрдә коронавирусның төп симптомы төчкерү булырга мөмкин дип яза.

Галимнәр фикеренчә, COVID-19 авыруыннан прививка ясаткан, шуннан соң вирус эләктергән кешеләр еш кына төчкерүдән зарлана. Төчкерү очраклары артып китсә, тест бирергә кирәк, ди алар.

Шулай ук температура күтәрелү, йөткерү, ис һәм тәм тоймау, сулыш кабыну, күкрәктә авырту хисе, эчәклектә дискомфорт кебек башка билгеләргә дә игътибар итәргә кирәк. Алар күзәтелмәскә дә мөмкин. 

Табиблар сүзләренчә, төчкерү һәрчакта да коронавирус булмаска да мөмкин. Ул елның җылы фасылында күзәтелә торган сезонлы аллергия булуы да ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100