Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакцинация турында ялган сертификат алучыларга гаебен танып гариза язарга киңәш ителә

Вакцинация, ПЦР турында ялган белешмә алган 500 меңнән артык кешенең шәхси мәгълүматын интернетта сатуга куйганнар.

news_top_970_100
Вакцинация турында ялган сертификат алучыларга гаебен танып гариза язарга киңәш ителә

COVID-сертификатны сатып алган кешеләргә вакцинация узарга һәм мошенниклар шалтыратуга әзер булырга киңәш иттеләр. Бу турыда РИА Новости агентлыгына мәгълүматлар таралу разведкасы сервисына нигез салучы  Ашот Оганесян сөйләгән.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче һәм вакцинация, ПЦР турында ялган белешмә сатып алган 500 меңнән артык кешенең шәхси мәгълүматын интернетта сатуга куйганнар. Бу мәгълүматны ялган справкалар сата торган сервислардан җыйган булулары ихтимал. Бу турыда «Коммерсант» яза. Базада паспорт белешмәсе, СНИЛС, телефон номеры, яшәү урыны, ялган сертификат алу вакыты бар. Әлеге базаның бәясе — 1 мең юлы 120 доллар тора, диелә.

Оганесян шәхси мәгълүмат таралудан зыян күрүчеләргә киңәш бирә. «Чыннан да ялган сертификат алган кешеләргә вакцинация узарга һәм гаебен танып гариза язарга кирәк. Башкаларга исә сабырлыгын җыеп, адвокатлар белән сөйләшергә киңәш ителә», — ди ул.

Белгеч сүзләренчә, мәгълүмат таралу турында белешмә әлегә расланмаган, мониторинг системасы базаның сатуга чыгуын теркәмәгән, шәхси мәгълүмат базасын турыдан-туры телеграм-каналларга куйганнар. Эшләрнең чынлыктагы торышын тикшерү чаралары кысаларында гына ачыклап булачак.

Шулай да, Оганесян сүзләренчә, шәхси мәгълүматы сатуга чыккан кешеләргә медицина документларын тикшерүгә әзер булырга, полициядә аңлатма бирү ихтималын да белеп торырга кирәк.

«Әлбәттә инде, мошенниклар да шалтыратырга мөмкин. Алар ялган сертификат турында эш ачылу турында хәбәр итеп, эшне ябу өчен акча таләп итәргә мөмкин», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100