news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вакцинация өчен көннең кайсы вакыты идеаль була?

Иртәнге якта кешенең иммунитеты аеруча актив була.

news_top
Вакцинация өчен көннең кайсы вакыты идеаль була?

Вакцинациянең максаты — йогышлы авыруларны профилактикалау. Иммун система прививкага вирус кебек карый һәм киләчәктә инфекциядән саклану өчен җавап әзерли башлый. Кешенең иммунитеты иртәнге якта аеруча актив була. Бу турыда табиб-терапевт, гастроэнтеролог Вера Сухова сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.

Вакцина үзе авыру китереп чыгара алмый, ләкин кайбер прививкаларга каршы күрсәтмәләр була. Мәсәлән, хроник системалы инфекцияләр, туберкулез, яман шешләр, ВИЧ һәм башка авырулар, ди табиб.

Каршы күрсәтмәләр булганда медотвод бирелә — ул вакытлыча яки даими була ала, ди Сухова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар