Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакцинага каршылар «Тандем» сәүдә үзәгенә кереп, QR-кодсыз сатып алучыларны керткән

2 ноябрьдә шундый ук хәл Түбән Камада булган иде.

news_top_970_100
Вакцинага каршылар «Тандем» сәүдә үзәгенә кереп, QR-кодсыз сатып алучыларны керткән

Кичә Түбән Камада мәҗбүри прививкага каршылар сәүдә үзәгенә бәреп кереп, QR-кодсыз кешеләрне дә кеткән иде. Инде Казанның «Тандем» сәүдә үзәгенә дә кергән, башта каравылчылар белән талашканнар, аннары прививкасызларны да кибеткә керткән.

«QR-диссидентлар», сәүдә үзәгенең каравылчыларын читкә этәреп, бөтен кешене кибеткә кертәләр. Видеога төшергән кеше каравылчыга QR-кодларны тикшерү законсыз, моны халык юкка чыгарды, дип әйтә.

— Нигә сез законсыз эшчәнлек белән шөгыльләнәсез? Кодлар юк бит инде! — ди «диссидентларның» берсе.

— Кем? — дип сораган каравылчыга ул: «Халык!» дип җавап бирә.

— Ә кем халык белән җитәкчелек итә?

— Халык белән җитәкчелек итәсе юк! — ди «антиваксер».

Социаль челтәрләрдә бу акцияне төрлечә бәялиләр. «Халык уянды», «Халыкны күпме мыскыл итәргә була», — дип язалар. Шулай ук каравылчыларны яклаучылар да күп. «Мескен пенсионер-каравылчылар. Аларның ни гаебе бар? Герой булсагыз, башка җиргә барыгыз!»

Шулай ук прививкага каршыларны соң чиктәге наданлыкта гаепләүчеләр дә күп.

2 ноябрьдә шундый ук хәл Түбән Камада булган иде. Полиция Түбән Камадагы «QR-код дисседантларының» кем икәнлекләрен инде ачыклаган. Сәүдә үзәгенә бәреп кереп, кодсыз да кешеләрне кибеткә кертүчеләр Чаллыда яшәүче 31 яшьлек хатын һәм 39 яшьлек ир икәне ачыкланган. Алар тоткарланган, административ эш башланган. Алар гадәттән тыш хәл вакытында кагыйдәләрне сакламауда, үз өсләренә вәкаләт алуда гаепләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100