«Вакландык, фикер үсеше тукталды»:татарның Эрдоган белән сөйләшерлек шәхесләре бармы?
XX йөз башында бөтендөнья хәлләре турында язган татар матбугаты бүген ни өчен «тарайган»? Дөньякүләм дәрәҗәдә чыгыш ясарлык галимнәребез бармы һәм татар милләтен вакланды дип әйтеп буламы? «Интертат» татар җәмәгатьчелеге белән сөйләшеп әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты.
«Интертат»та 90нчы елларда милли хәрәкәттә актив катнашкан Азат Сәйфетдинов белән интервью чыкты. Азат әфәнде әлеге әңгәмәсендә XX йөз башы татар матбугатында чыккан карикатуралар турында һәм гомумән, татар матбугаты турында фикер йөртә.
Аның фикеренчә, ул заман татарлары дөньяга киңрәк караган. Укучылар үз төбәге белән генә түгел, бик күп илләр белән кызыксынган. «XX гасыр башы татар матбугаты бөтендөнья хәлләре, вакыйгалары турында язган. Хәзер татар, бер урынга — Татарстанга ябышып, шул республика белән генә кызыксына. Казан матбугатының чит илләр белән кызыксынуы «Татарлар бәйрәм уздырды» дигән язмалардан артмый, чит ил хакында язганда да, әйтик, «Минзәләгә Германиядән терлек җиһазлары кайтарылды» дип кенә язабыз. Ул заманда Садри Максуди Төркиядә Ататөрекнең киңәшчесе кебек дәрәҗәдә булса, бүген Төркия президенты Эрдоган белән сөйләшә алырлык сәясәтчеләребез күренми, ди ул. Билгеле, бу очракта Татарстан җитәкчелеге — рәсми вазифада булмаган затлар күз алдында тотыла.
«Җәмгыять вакланды, карашлар, милләт вакланды, фикер үсеше туктап кебек. Без җирле халыкка әйләндек», — ди ул.
Без татар зыялыларының әлеге фикергә булган карашларын сораштык. Татар матбугаты ни өчен дөньякүләм дәрәҗәгә чыга алмый? Чынлап та, татар милләте вакландымы? Бүгенге көндә дә Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек мәшһүр кешеләребез туа аламы икәнен белештек.
«Эстрада артистларының көндәлек тормышы гына»
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Дания Заһидуллина:
Бу фикер белән өлешчә килешергә дә буладыр. Әмма XX йөз башы һәм XXI йөз башы вәзгыяте бөтенләй башка. Мәсәлән, XX гасыр башында әлеге мәгълүматны татарлар бары татар матбугатыннан гына алганнар. Ә бүген безнең ул мәгълүматны интернет аша, теләсә нинди ачык чыганактан алу мөмкинлегебез бар. Шуңа күрә әлеге мәгълүмат ачык чыганакларда бар икән, аны кабатлап язу бәлки мөһим дә түгелдер.
Бүгенге татар матбугатына аналитик язмалар, ниндидер күзәтүләр, бәлки, шәхси фикер-карашларны, гомумән, Татарстан масштабында гына түгел, ә дөнья масштабындагы татарга караган карашларны бирү җитмидер.
Үз заманының пәйгамбәрләре юк, дип әйтәләр. Үзләре яшәгән вакытта Садри Максуди, Йосыф Акчураларны да татар җәмгыяте җитәрлек дәрәҗәдә белеп бетермәгәндер. Бүген дә зур дәрәҗәләргә ирешкән, дөнья күләмендә танылган галимнәребез бар. Мәсәлән, Юлай Шамил угълы, Тәхсин Җәмил. Алар югары дәрәҗәдә инглиз телендә, Европа илләре телләрендә төрки татарларның тарихы, мәдәнияты хакында өр-яңа мәгълүматларны дөньяга чыгара ала һәм чыгара торган зур галимнәр. Рәшит Сүнәев һәм Юлай Шамил угълы һәрвакыт Татарстан, аның перспективасы, татарлар, татар милли үзаңы турында һәрдаим чыгышлар ясап киләләр.
Бәлки, менә шушы мәсьәләдә татар матбугатына җитми торган шундый бер якны да күрәбездер. Татар матбугаты эстрада артистларының көндәлек тормышын яктырту белән күбрәк шөгыльләнмиме икән? «Җитди кешеләр, фән кешеләренең тормышын яктырту укучыга кызык булмый бит», — дигән фикерне, мәсәлән, шундый материал белән барган очракта мин үзем дә ишетәм.
Әлбәттә, монда җәмгыятьнең торышын да, укучының әзерлек дәрәҗәсен дә күз алдында тотарга кирәк. Мондый кешеләрне үрнәк итеп кую, алар турында язу сорала, таләп ителә һәм ул булырга тиеш дип саныйм мин үзем. Татар җәмгыяте аларны да белергә тиеш.
«Татар зыялылары интеллектуаль дәрәҗәләре
белән аерылып торган»
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова:
XX гасыр башындагы татарлар татар теленнән башка телләр белмәгәннәр, рус телен белүчеләр аз булган. Госман империясендә чыккан газеталарны алып укыганнар. Алар өчен ул мәгълүмат, яңалык белүнең бер каналы булып торган. Хәзер Россиядә яшәүче татарлар рус телендә укыйлар.
Йосыф Акчура яшь чагыннан Төркиядә яшәгән, ул шунда формалашкан кеше. Бу күбрәк сәясәткә дә бәйле. Ул вакыттагы һәм хәзерге вәзгыятьне чагыштыру, минемчә, бик үк дөрес түгел. Ататөрек заманында Төрек республикасы формалашкан гына вакыт, яңа дәүләт барлыкка килгән. Татар зыялылары интеллектуаль дәрәҗәләре белән аерылып торганнар, Европалашкан булулары белән дә. Бүген дә бар инде андый кешеләребез.
Безнең татарлар бик тә тәнкыйтьләргә яраталар инде. Һәр кешене теге җире, бу җире җитешсез дип тикшереп, зарланып ятып була. Минемчә, татарлар менә бу тәнкыйтьләп яту эшеннән баш тартырга тиешләр. Җыелышалар да татарлар «тел бетә, тегесе, монысы җитми, кирәк, тиеш» дип кенә утыралар. Безгә чын гамәлләр җитми. Ә кем эшләргә тиеш соң аны, аңлап бетерә алмыйм. Син дә мулла, мин дә мулла атка печән кем сала дигән кебек.
«Революциягә кадәр татарның мөмкинлеге күбрәк булган»
Тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры, Раил Фәхретдинов:
XX гасыр башында вәзгыять икенче иде. Безнең дәүләтебез юк иде. Бүгенге көндә нинди булса да, дәүләтебез бар. Ул вакытта икенче проблемалар булган, мәсәлән, шул ук милли хәрәкәтне күтәрү. Проблема шунда: 1552 елдан соң безнең элитаны бетерәләр, мәдәният бетә. Аннары соң әкрен генә аякка баса башлыйбыз. XIX гасыр азагы XX гасыр башы — мәдәниятыбызның, иҗтимагый фикернең чәчәк ату вакыты. Минемчә, революциядән соң безнең элитага тагын бер һөҗүм ясала. Күрәсең андый шәхесләр дә калмагандыр. 90 нчы елларда тагын бер милли хәрәкәт көчәеп, татарның милли аңы үсеп китә.
Бүгенге вәзгыять икенче, әлбәттә. Аерым алганда, Азат Сәйфетдиновның фикерендә дә дөреслек бар.
XX гасыр башында татар шәхесләре дискуссиягә керәләр. Садри Максуди милли республикаларга каршы чыккан. Татар халкы сибелгән халык бит инде ул. Аерым бер республика төзесәк, мәсәлән, Себер, Әстерхан татарлары республикадан тыш кала. Ул вакытта берничә вариант булган: Идел-Урал кебек территориаль автономияләр, Татар-башкорт республикасы, соңрак Татар республикасы һәм Милли-мәдәни мохтарият. Аның авторы Садри Максуди. Ул сибелгән татар халкына территориаль автономия кирәкме икән дип сорау куйган. Садри Максудиның үз мантыйгы булган, алга карап фикер йөрткән кеше ул. Татарлар өчен зур бер парламент оештыру идеясе белән дә чыгыш ясаган.
Бүгенге көндә Татарстанга татарның кечкенә генә бер төркеме кергән. Калган татарлар өчен Садри Максудиның идеясе бик туры килә. Татарларга бер уртак парламент төзергә кирәктер дип уйлыйм мин. Россия эчендәге татарларны берләштерә торган татар парламенты булырга тиеш. Садри Максуди фикеренчә, бу парламент дин мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш, монда мәдәният һәм милли мәгариф системасы да керә.
Дини сорауларны, мәдәният проблемаларын хәл итәргә кирәк бит. Аны бер Татарстан гына эшләп һәм аңа акча табып бетерә алмый. Бу парламент әлеге сорауларны үз өстенә алыр иде.
Бүгенге көндә миңа калса, татарның киләчәге турында уйлау мөһимрәк, дөрес тарих турында да сөйләшергә кирәк. Үткән җанисәпне генә алсак та, татарны ничек кенә бүлеп карамыйлар, дистәләгән этно-территориаль төркемнәр барлыкка килгән. Ә бит башкорт һәм русларны бүлмиләр. Минемчә, чит илдәге татар диаспоралары белән күбрәк эшләргә кирәктер. 90 нчы елларда алар белән элемтә бик көчле иде. Замана үзгәргән.
Гасыр башында самодержавие, царизм дигән булалар. Моны да дөрес аңларга кирәк, ул төрле була ала. Николай Икенче заманында демократия күбрәк булган. Ул вакытта татарларга монда йөрмәгез, болар турында сөйләшмәгез, дип әйтүче булмаган. Алар тыныч кына Төркиягә йөргәннәр. Анда иҗтимагый лидерлар, төрле фән кешеләре белән очрашканнар. Бүген барып кара син анда! Русча әйтмешли «все под колпаком». Заманасы икенче. Хәзер демократия юк дип әйтәсем килми. Конституция буенча демократик дәүләт. Ләкин революциягә кадәр татарларның мөмкинлекләре күбрәк булган — бусы бер. Икенчедән, әйткәнемчә, XX гасыр башы татар милли хәрәкәтенең, татар мәдәниятенең чәчәк аткан вакыты. Ул вакытта бик көчле шәхесләр булган. Алар бу проблемаларга киңрәк тә, тирәнрәк тә караганнардыр дип уйлыйм мин. Ул вакытта татарда харизма бик көчле булган. Совет чорында бу харизма шактый бетерелгән, минемчә. Аның сәбәбе шунда гына.
Бүген дә күренекле татарларыбыз бар — безнең беренче Президентыбыз 90 нчы елларда курыкмады, татарга күп яңалыклар керде. Татарстанны чит илләрдә белә башладылар. Россия эчендә дә билгеле урын алып торучы регион. Мин Разил Вәлиев, Индус Таһировларны хөрмәт итәм. Андый шәхесләр бар. Мәсьәлә бит икенчедә. Аларга бөтен потенциалларын ачарга ирек бирәләрме, юкмы? Анысы да бар.
Татар үз тарихында нинди генә чорларны узмады, шулай да үз милләтен саклады. Ул яраклаша белде. Дөнья, Россия, замана үзгәрде, безгә яңа модель кирәктер инде.
«Сүз иреге, демократия юк»
Төркиядә яшәүче татар шагыйре Фәнис Зыялы:
Азат әфәнденең әйткән бу сүзләрен бизмәнгә салсак, «дөрес» ягы авыр басачак шикелле. Чит илдә генә түгел үзебездә дә «Татарлар Сабантуй үткәрде», «Гөрләтеп концертлар узды», «Егылганчы биедек», «Түрәләр чәк-чәк белән каршыланды», «Укытучыларга сертификатлар бирелде» сүзләреннән ары китми шул. «Татарлар азатлык өчен көрәшә», «Хәтер көнендә мәйданда урын калмады», «Мәктәпләрдә татар теле дәресләре арттырылды, бөтен укучылар татарча сөйләшә», «Түрәләр милләт белән бергә», «Татарстан халкы татар телендә генә сиптерә», — дигән кебек хәбәрләрне Казаныбызда үзегезнең ишеткәнегез бармы?
Мин үз исемемнән кыскача аңлатыйм. Анталиядә Сабантуйлар, концертлар үткәрелеп кенә калмый, ә милләт өчен файдалы очрашулар оештырыла. Мәсәлән, Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова һәм Себер татарлары белән очрашу, фикер алышулар булды. Муса Җәлил истәлегенә шигырь кичәләре уздырылды.
Татар матбугаты дөньякүләм дәрәҗәгә ирешү өчен, беренчедән, илеңнең ирекле булуы, икенчедән, сиңа терәк булырлык ирекле ил җитәкчеләре булуы кирәк. Хәбәр һәм хәбәрчеләрнең дә ирекле булуы кирәк. Хәбәрченең өсте бөтен, тамагы тук булырга тиеш. Минем «Яз, журналист, яз!» дигән шигыремне укыгансыздыр. Кайсыбыз авыз тутырып шушы темаларга яза ала?!
Киң колачлы фикер йөрткән кешегә бездә колач җәелми. Икенчедән, дөньякүләм икътисади кризиста яшибез. Халыкның яшәү кайгысы бар. Бу кыйбат заманда барыбызның да исән калу, тормыш алып бару кайгысы бар. Безне дөнья мәшәкате чорнап алган. Әйткәнемчә, сүз иреге юк, демократия юк.
Төркиядә Чулпан Зарипова Четин, Ильсөяр Рәмиева, Рамилә Яруллина Йылдырым, Алсу Камалиева, Ләйсән Шахин, Гөлүсә Аксой, Ильяс Камал, Ильяс Мифтахов исемле галим һәм галимәләребез бар. Алар үз өлкәләрендә тырышалар. Татар әдәбияты, тарихы турында мәгълүматлар бирәләр, әсәрләр язалар. Аларның уңышлары белән сөенәм. Әмма бөтен дөнья татарларын берләштерү, туран дөньясы өчен хезмәтләре азрак дип әйтер идем. Чөнки үз өлкәләрендә генә актив эшлиләр. Аларга күбрәк мөмкинлек бирелеп, алда әйткәнемчә, илебезнең терәге булса, дөнья географиясендә тагын да активрак булырлар иде. Аларның белеме бу төр эшләр өчен дә җитәрлек.
Газиз телебезгә балта чабылган бу дәвердә милли активистлар, шагыйрьләр, язучылар, әйдәманнарның җаны телгәләнә. Әсәрләре, фикерләре шуңа дәлил. Телне үстерү дәүләт дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш. Түрәләрдә бу кайгы булмаса, милләтпәрвәрләр белән генә кылына торган эш түгел. Ирекле булмаган илдә аларның каләмен сындыралар. Элек кылыч белән турасалар, хәзер мәхкәмә карарлары белән интектерәләр. Үзгәреш юк.
Татар таратылды шул. Татарны һәм аның телен юк итү сәясәте дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла. Татарны бүлгәләү, саныбызны киметү өлкәсендә мәкерле эш алып барыла. Безне гасырлар буена бастыралар. Геннарыбызга курку орлыклары салынган. Бу курку нәселдән нәселгә кан белән күчкән. Шуның өчен бердәмлек юк. Әмма да ләкин иманлы яшьләребездә өмет бар. Ишле балалы гаиләләребез бар. Ул гаиләләрдә телебезгә, динебезгә мәхәббәт тәрбияләнгән очракта безне бер нинди көч-куәт тә туктата алмый. Без күрмәсәк тә, безнең оныклар заманында телебез дәүләт теле булачак. Байрагыбыз күк йөзендә җилфердәячәк, Аллам боерса. Өметсезлек шайтанда гына бар. Өмет белән яшик!
Яз, журналист, яз!
Яз, журналист, яз!
Илнең вәзгыятен яз!
Бирәннәрнең, комсызларның
Ничек яшәгәнен яз.
Яз, журналист, яз!
Мәктәпләрнең хәлен яз!
Маңкортларның, мокытларның,
Телне бетергәнен яз!
Яз, журналист, яз!
Илнең наданлыгын яз!
Акча биреп диплом алган
Яшьләрнең белемен яз!
Яз, журналист, яз!
Илнең черегәнен яз!
Түрәләрнең ничек итеп,
Ришвәт ашаганын яз!
Яз, журналист, яз!
Илнең киләчәген яз!
Бароннарның яшь нәселне,
Ничек үтергәнен яз!
Яз, журналист, яз!
Кол булганыбызны яз!
Азатлык өчен көрәшкән,
Иманы өчен көрәшкән,
Милләтнең халәтен яз!
Яз, журналист, яз!
Яза алсаң зинһар, яз!
«Татарларга профессионализм да җитеп бетми, бөтен әйберләрен, эшләрен туганлык, танышлык аша алып бармакчылар»
Эстониядә яшәүче Финляндия татары Дәниз Бәдретдин:
Бер яктан Азат Сәйфетдинновның сүзләрендә хаклык бар, шулай да 100 процент ук түгел инде. 1992 нче елдан башлап сез безне (Финляндиядәге татарларны) әллә нинди әүлияләр итеп күзаллап яза идегез. «Ах, Финляндия шулай, болай», — дип. Безне бит май белән мармелад ашап кына яшиләр дип уйлыйлар иде. Тора-бара кызыксыну кими төште. Мәсәлән, моннан берничә ел элек татар яшьләре — Ильяс Гафаров белән Рәдиф Кашапов Финляндиягә килеп киткәннәр иде. Аларның максатлары Финляндия, гомумән Европа татарлары турында фильм төшерү иде. Сездә газета-телевидениедә мондый әйберләр күпме чагылыш тапкандыр, белмим.
Татарларның дөнья хәлләрен татар матбугатында аз булуы турындагы сорауны үзегезгә бирергә кирәк, безгә түгел. Нишләп ул яктан активлык кимегән?
Бөтен татар матбугатын күзәтеп барырга вакытым да юк, чөнки бер өлеше рус телендә яза. Татар диаспораларына булган кызыксынуның азайганын күзәтеп була. Ул активлык ике яктан да булырга тиеш. Бигрәк тә яшь буын Татар конгрессы белән күбрәк аралашсын иде. Мин аларга җәй көнендә яшьләр килсен, дип тәкъдим иткән идем. Мәсәлән, «TAT CULT FEST» кебек әйберләр. Безнең яшьләрнең дә күзе ачылсын иде. Безнең Татарстанда яши торган яшьтәшләребезнең дә мәдәният яки музыка турындагы фикер-карашлары безнеке кебек икәнен күрсеннәр, аңласыннар иде. Алар бит һәрвакытта да шулай итеп күрми аны. Сездән бит һәрвакыт гармун алып, түбәтәй кигән абзый килә. Ләкин бу 15-25 яшьлек Европада туган кешегә кызык булмый. Заманча әйберләрне күрә башлагач, караш та үзгәрә. Әле җитмәсә менә ковид килеп күп кегә планнарны бозды. Яшь, яңа буын Татарстан татарлары күбрәк элемтәдә торса иде. Интернет булса да, үзара күрешеп очрашулар, аралашулар да кирәк. Минем өчен бу бик мөһим.
Үткән гасыр башы вәзгыяте сездә шундый булып туды: революция булды, тормыш кайный башлады. Совет заманында күп кенә күренекле, акыллы кешеләргә туган җирләреннән китәргә туры килгән. Алар үз телләре, үз белемнәре белән файдалырак булган җирләргә таралганнар, шул исәптән, Төркиягә дә. Анда барып бу кешеләр үскән һәм әлеге дәүләт файдасына эшләгәннәр. Бүгенге Татарстан галимнәрен, күренекле кешеләрен бик таныймымын. Исемнәрен атау шактый кыен минем өчен.
Мин, мәсәлән, яшь буын тарихчы Альфред Бустановны таныйм. Ул дөрес әйберләрне сөйләргә, тарихны ничек бар, шулай, дөрес итеп күрсәтергә, аңлатырга тырыша.
Татар хәле, теле турында да чыгыш ясарлык галимнәребез бар. Алар Америка, Финляндиядә дә бар. Безнең халкыбызны, аның заманча мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Аның өчен төрле танылган галимнәр, язучылар, артистлар белән симпозиумнар ясарга була. Бу бик зур көч һәм планлаштыру сорый торган эш. Моны дөньяның һәр почмагында күрсәтеп булыр иде. Татарстанда моның белән кем дә булса шөгыльләнәме?!
Безгә үзебезне таныта, белгертә торган кешеләребез кирәк, үзебезгә активрак булырга кирәк. Мәдәният аркылы татарларның кем икәнен дә күрсәтеп була. Моның өчен бик зур хәзерлек кирәк. Бу турыда күп тапкырлар әйткәнем булса да, сүзләремә бернинди реакция дә белдермәделәр.
Бердәмлегебезне җыю — конгресс эше, минемчә. Ул безне күбрәк бергә тотарга тырышырга тиеш. Татарстаннан читтә яшәгән диаспораларның кирәк булуы, алар белән аралашу өчен күп көч тә, акча да кирәк. Әлеге эш өчен Татарстан дәүләте бюджеттан акча бүленеп бирүе кирәк. Һәрбер эш акча сорый. Татарстанны Европага күрсәтү өчен дә күп акча һәм иганәчеләр кирәк. Аны кемдер алып барырга тиеш, планлаштырып, әлеге проектларның дәвамлылыгын кайгырту да зарур. Татарлар җыелышып сөйләшә дә, аннары бөтенесе өйләренә тарала. Шуның белән бөтен эш тә бетә.
Туп сездә! Без тыштан торып сезгә тыгылып нәрсә эшләргә кирәге турында өйрәтеп утыра алмыйбыз. Моның кирәкле адым икәнен беренче чиртатта Татарстан аңларга тиеш. Ул чакта диспораларының да мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Татарларга профессионализм да җитеп бетми, бөтен әйберләрен, эшләрен туганлык, танышлык аша алып бармакчылар, — ди ул.
«Милләтне олылау юк, дин югала башлады, тел югала бара. Ассимиляция бик көчле»
Австралиядәге Татар-башкорт җәмгыяте рәисе Шөһрәт Вәлиев:
Азат Сәйфетдиновның фикере белән килешеп бетмим, бездә «Азатлык радиосы», «Татар-информ», «Бизнес-онлайн» дөнья хәбәрләре турында күп яза. XX гасыр башы белән бүгенге көнне чагыштырып булмый. Элек милләт һәм дин көчле иде. Бердәмлек һәм милли аң, уртак тел бар иде. Хәзер татарлар бик күп җирләргә сибелде, таркалды. Алар шул җирлектәге татарлар турында күбрәк уйлый һәм алар турында язарга тырыша. Бүген татар теле югала бара, Татарстанда татар мәктәпләре дә азая башлады, шуның өчен татар матбугаты дөнья күләменә чыга алмый.
Минемчә, татар матбугатын дөнья күләменә чыгарыр өчен Татарстанда татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтергә һәм татар мәктәпләрен арттырырга кирәк. Бөтен җирдәге татарларга берләшеп үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калыр өчен тырышырга кирәк дип уйлыйм мин. Кая гына булсак та, дәүләтне, милләтне көчәйтергә кирәк. Шул вакытта бөтен дөнья матбугатына да чыгарга һәм татар телен дә күрсәтергә була.
Татарстан Мәскәүсез бер эш эшли алмый, аның куллары бәйләнгән. Мәскәү нәрсә әйтсә, ул шуны язарга, әйтергә тиеш була. Ләкин без — чит илдә яшәгән татарлар алай түгел. Татарстанда телне кыскартканда, татар мәктәпләре санын киметкәндә без Татарстан министрларына мөрәҗәгать язган идек, тик безгә җавап килмәде. Кытайдан килгән татарлар калырга уйлаганнар иде. Алар ярдәм итәргә сорап та хат яздык Татарстанга, җавап булмады. Без Татарстанда татар теленә һөҗүм барганда карап тормадык. Тырышып хатлар яздык.
Без монда үз телебезгә өйрәтергә тырышабыз. Мәсәлән, кызым Руфия Вәлиева китап язды. Бу китап балалар өчен. Китап инглиз телендә булса да, анда әби, бабай һәм тагын татар исемле геройлар да бар. Әлеге китапны татар һәм рус телләрендә Казанда чыгару хыялыбыз да бар. Мәсәлән, Төркиядә яшәгән профессор, тарих фәннәре докторы мәрхүм Надир Дәүләт. Ул да татарлар турында күп китаплар язган кеше. Хәзер үзебез дә татарлар турында инглизчә китаплар чыгардык. Китапханәләргә тараттык. Башка җирдәге татарлар да шулайдыр дип уйлыйм.
Татарларның хәле турында төрекчә, инглизчә, уйгырча аңлатып, эшләр алып барабыз. Кулдан килгәнчә дөньяны татарлар белән таныштырабыз. «Азатлык радиосы»нда татарча, русча, инглизчә татарлар турында тапшырулар алып баралар. Без аны тыңлыйбыз. Татарлар турында бик яхшы блог.
Кызганыч, татар милләте вакланды дип әйтсәк тә була. Аның сәбәбе — хәзер замана башка, үзгәрде. Бөтен кеше материалист була башлады. Милләтне олылау юк, дин югала башлады, тел югала бара. Ассимиляция бик көчле. Татарлар башка канга үзгәрә башлады.
«Кешеләр җитмеш ел буе авызларын чамалап ачарга кирәген белеп яшәде, дәшмәскә өйрәнде»
Айгөл Гыймранова-Лион, Америкада яшәүче журналист, тумышы белән Башкортстаннан, башкорт кызы:
Максуди, Зәки Вәлиди заманнарында вәзгыять икенчерәк, ул чакта халыкның фикерләве дә икенче булган. Вәлидинең ул чактагы чыгышларын, фикерләрен укыйсың да таң каласың фикер сөрешенең киңлегенә, башкасына. Ул вакыттан соң дөнья зур үзгәреш кичергән. Революция, гражданнар сугышы елларында, аннан соң ГУЛАГ заманнарында күпме зыялыларыбыз һәлак булган, чит илләргә качкан. Без җитмеш ел буе «тимер пәрдә» артында яшәдек. Кешеләр авызларын чамалап ачарга кирәген белеп яшәде, дәшмәскә өйрәнде. Россиядә халык үз фикерен әйтергә курка. Төркия президенты белән сөйләшә алыр дәрәҗәдге фикерле кешеләр шушындый шартларда туа алмый. Аның өчен еллар кирәктер.