«Вак-төяк шалтыратулар кыйммәтле вакытны ала»: «ашыгыч ярдәм»не кайчан чакыртырга?
«Ашыгыч ярдәм» бригадасын ничек һәм кайсы очракларда чакырырга? Нинди ситуацияләр «ашыгыч ярдәм» чакыру өчен сәбәп булып тормый? Бу һәм башка сорауларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең оператив бүлекчәсе мөдире Ранель Сәләхов җавап бирде.

«Ашыгыч ярдәм» – ул ашыгыч хезмәт, ә дәвалаучы табиблар түгел»
«Ашыгыч ярдәм» – ул тәүлек буе эшли торган ашыгыч хезмәт, ул авыр хәлдә булган кешеләргә ярдәм күрсәтә. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы гомерләренә куркыныч янаган кешеләргә: юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә, аңын югалтканнарга, инфаркт, инсульт, буылу билгеләре булган кешеләргә ярдәм итә.
«Ашыгыч ярдәм»не кичектергесез ярдәмнән аеру бик мөһим. Кичектергесез очракларга температура һәм кан басымы күтәрелү, зур булмаган киселү җәрәхәтләре, тырналулар һәм имгәнүләр керә. Мондый чакырулар поликлиникалардагы «ашыгыч ярдәм» бригадаларына тапшырыла, алар чакыруларга 2 сәгать эчендә килә.
«Ашыгыч ярдәм» гамәлләре алгоритмы болай башкарыла. Кеше 103 номерына шалтырата, аның чакыруы «ашыгыч ярдәм» оператив бүлегенең диспетчерлык үзәгенә килә. Диспетчер шалтыратуны кабул итә, хәлнең җитдилеген бәяләү өчен сораулар бирә һәм чакыруны базада саклый. Аннары икенче диспетчер приоритетны билгели һәм чакыруны күчмә бригадага тапшыра. «Ашыгыч ярдәм» бригадалары урынга килә, ярдәм күрсәтә, кирәк булганда, пациентны медицина учреждениесенә госпитализацияли. Чакыру тәмамлангач, бригада бурычның үтәлеше турында хисап бирә, үз станциясенә кайта яки, әгәр яңа чакыру килсә, шунда ук икенче чакыруга китә.
«Кеше «ярдәм итегез» генә дип әйтсә дә, реакция булачак. Диспетчер аңа шалтырата башлаячак. Әмма төгәл адресы билгеле булмаса, юлга чыгу кыен булачак. Шалтырату урынын кеше 112 номерына шалтыраткан очракта гына билгеләп була», – ди Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең оператив бүлекчәсе мөдире Ранель Сәләхов.
Шуны аңларга кирәк, табиб яки «ашыгыч ярдәм» фельдшеры – дәвалаучы белгеч түгел, ул беренче ярдәм күрсәтә һәм хастаханәгә кадәр озата бара. Дәвалауны медицина учреждениесендә билгелиләр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Ашыгыч ярдәм»не кирәкмәгән очракта да чакыралар»
Табиблар халык арасында «ашыгыч ярдәм» чакыру культурасы булмавын әйтә. Ранель Сәлахов моның нәрсә икәнен аңлата.
* «Ашыгыч ярдәм»не кирәкмәгән очракта да чакыралар. «Ашыгыч ярдәм» диспетчерлары төрледән-төрле чакырулар кабул итә: кул имгәнүдән алып утлы ату җәрәхәтләренә һәм клиник үлемгә кадәр. Җиңелчә баш авырту, салкын тию, бармак киселү – бу шалтырату өчен нигезсез сәбәпләр. Мондый чакыру чыннан да «ашыгыч ярдәм»гә мохтаҗлар өчен фаталь нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. «Ашыгыч ярдәм» ресурслары чиксез түгел. «Кайбер кешеләр «ашыгыч ярдәм»не санга сукмый кебек тоела. Безнең чакырулардан баш тартырга хакыбыз юк, ә тән температурасы 37 °С белән поликлиникага да мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – ди табиб.
• Кешеләр үзләрендәге билгеләрне аңлатмыйлар. Мәсәлән, кеше диспетчерга үзенең температурасы югары булуын әйтә, ә эч авыртуы турында әйтми. Ашыгыч очрак кичектерелмәсен өчен, барлык симптомнарны тасвирлау мөһим.
* Тупас мөгамәлә. Кешеләр диспетчерга шалтырата һәм цензурасыз лексика кулланып кычкыра башлый. «Шул ук мизгелдә килсеннәр!», – дип ашыктыралар. Без миллионлы шәһәрдә уртача 90 бригада гына булуын аңлатабыз, алар пациент янына шул ук секундта чыга алмыйлар», – дип сөйли табиб.
* Еш чакыручылар. Алар көненә 5 тапкыр «ашыгыч ярдәм» чакырта ала. Табиблар инде аларны истә калдыра. «Ашыгыч ярдәм» килгәннән соң кешегә дәвалау билгелиләр, тик ул, кагыйдә буларак, аларга игътибар итми. «Күрәсең, аларга кан басымын төшерү яки астма өянәген туктату өчен сәгать саен «ашыгыч ярдәм» чакырту җиңелрәк».
• «Ашыгыч ярдәм» чакыручы һәм үз таләпләрен куючы кешеләр. Кеше ничек кенә сораса да, табиблар пациентлар үзләре биргән препаратлар белән дәваламый. Алар үз арсеналында булганны гына файдаланырга хокуклы.
• Шәхси ихтыяҗлары өчен «ашыгыч ярдәм» чакыручы кешеләр – мәсәлән, массаж ясарга.
• «Ашыгыч ярдәм» машинасын такси итеп файдаланучы кешеләр. Гадәттә, диспетчерга исерек хәлдә шалтыраталар һәм өйгә илтүләрен сорыйлар. Сүз уңаеннан, бригада пациентларны хастаханәдән өйләренә илтми.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Фельдшер ярдәм күрсәтергә тиешле кыйммәтле вакытын бахил киюгә сарыф итә»
«Нинди очракларда «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк соң? Бу – сыну, көчле кан китү, пешү, аңны югалту, күкрәктә кискен авырту, сулыш алуы кыенлашу, эчтә түзә алмаслык авырту булганда. Ә «ашыгыч ярдәм» чакыруның гомуми культурасын ничек күтәрергә? Кешеләргә медицина хезмәткәрләренә хөрмәт белән карарга өйрәнергә кирәк. Иң элек 103 номерын җыярга кирәкме икәнен уйларга кирәк», – ди Ранель Сәлахов.
Белгеч «ашыгыч ярдәм»не дөрес чакыру буенча киңәшләр бирде. Тулы адресны әйтү мөһим: урамны, йорт номерын, подъездны, катны һәм фатирны. Әгәр бригаданы каршы алучы бар икән, аның янына урамга чыгу яхшырак – шулай булгач, ярдәм тизрәк күрсәтеләчәк. Шлагбаум бар икән, аны ачарга кирәк. «Ашыгыч ярдәм» көткәндә, телефонны кул янында тотарга кирәк, чөнки нечкәлекләрне сорап шалтыратырга мөмкиннәр.
Нәрсә булганын дөрес тасвирлый белергә, барлык симптомнарны күрсәтә белергә кирәк. Диспетчерны тыңларга, аның сорауларына җавап бирергә кирәк. Барлык диспетчерлар да медицина белеме ала, алар теләсә нинди халәттә кешеләр белән аралашу алгоритмнарына өйрәтелгән. Алгоритмның һәр соравы бирелергә тиеш. Табиблар кешеләрдән эмоцияләрне тыеп, диспетчерга кычкырмауларын сорый.
«Кешеләр бахил кимәгәннәре өчен табибларга ачуланалар. Ни өчен бригада аларны киергә тиеш түгел соң? Бу – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы документында беркетелгән. Сүз медикларның куркынычсызлыгы турында бара, чөнки бахилда таеп китәргә дә мөмкин. Өстәвенә, фельдшер, бахил киеп, кыйммәтле вакытын сарыф итә. Идәннең чисталыгы өчен борчылырга кирәкми, тормышыгыз турында кайгыртыгыз», – дип ассызыклый табиб.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Минем практикада исерек ир-ат фельдшерны үтергән очрак булды»
«Ашыгыч ярдәм» көннәре җиңел түгел – табиблар көн саен күп кенә кыенлыклар белән очраша.
«Мәсәлән, ялган чакырулар – шаяртулар була, – ди Ранель Сәләхов. – «Ашыгыч ярдәм» чакыручы һәм ишекне ачмаучы кешеләр бар. Бригада килә, ә аларга «ашыгыч ярдәм» «инде кирәкми» торган очраклар була. Кайвакыт «ашыгыч ярдәм» чакыручы кешеләр параллель рәвештә поликлиникага да шалтыраталар. Нәтиҗәдә, пациент фатирында ашыгыч һәм поликлиникадан килгән экстрен ярдәм бригадалары очраша.
Мондый очракларда «ашыгыч ярдәм» иң мөһим ресурсны – гомерләрне коткарырга мөмкин булган вакытын сарыф итә. Ялган чакыру өчен җаваплылыкка тартуга ирешү кыен – кеше чыннан да авыр хәлдә булуын әйтә ала».
«Табибларга һөҗүм итү очраклары да була. Бригадаларны пычаклар белән каршы алырга мөмкиннәр, ә бервакыт чакыруга килгәндә, минем каршыма автомат белән чыктылар. Бәхеткә, ир-ат ут ачмады, корал да страйкбол өчен булып чыкты. Наркоманнар чакыралар һәм үзләренә доза бирүне таләп итәләр. Адекват булмаган пациентлар сугышырга мөмкин. Минем практикада исерек ир-ат фельдшерны үтергән очрак булды», – дип сөйләде Ранель Сәләхов.
Татарстан башкаласында 90нан артык «ашыгыч ярдәм» бригадасы эшли. Алар төрле ярдәм төрләрендә махсуслаша: бу – реанимация, гомуми профильле, психиатрия һәм педиатрия бригадалары. Ранель Сәлахов сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм»дә кадрлар проблемасы юк.
«Диспетчерларга көненә 2,5-3 мең шалтырату килә, медиклар 1,5 меңнән артык чакыруга чыга. Бер бригадага уртача 20 чакыру туры килә. Чакырулар көннең икенче яртысында – 17 дән 23 сәгатькә кадәр күп була. Бигрәк тә җомгадан дүшәмбегә кадәрге чорда чакырулар күп. Хәзер дача сезоны башлана, без шәһәрдәге шәхси сектордан һәм шәһәр читеннән шалтыратулар саны артуын көтәбез», – диде табиб.
«Татар-информ»нан тәрҗемә