Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вак күмәч (рецепт)

Мәрьям Миңнегуловадан вак күмәч рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Вак күмәч (рецепт)

1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга.

Кабарып менгәч 50 гр эретелгән май маргарин яки атланмай, 3 аш калагы көнбагыш мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы тулар-тулмас тоз , 3 аш калагы шикәр комы, якынча 3 стакан тирәсе он салып камыр басарга һәм җылы урынга  кабарырга куярга. 

Камыр кабарып менгәч тигез итеп түгәрәкләр, шарлар итеп ясыйбыз да, майланган табага яки пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез, араларын кушып бетермичә (кабарырга урын калдырып) куярга кирәк. Күмәчләрне 20 минут тирәсе табада кабартырга,тугыланган йомырка белән майларга,өстенә умач уып сибәргә.

Умач өчен: 1 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы он, бер аш калагы тулар-тулмас ак май. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100