news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вак итеп туралган тавык итеннән кәтлит рецепты

news_top
Вак итеп туралган тавык итеннән кәтлит рецепты
Фото: © Гөлназ Әхтәмҗанова

Ашарга нәрсә пешерим икән, дип баш ватканда, тиз һәм җайлы пешә торган кәтлит әзерләргә тәкъдим итәм.

Фото: © Гөлназ Әхтәмҗанова

Аның өчен тавык түшкәсен вак итеп турарга, аңа 2-3 тырнак вак итеп туралган сарымсак салырга, петрушка яисә кинза ваклап салырга, яраткан тәмләткечләрегезне, тоз өстәргә, яхшылап болгатырга кирәк. Аннан бер йомырка сытарга һәм, бер кашык он салып, кәтлитләр әвәләргә була.

Фото: © Гөлназ Әхтәмҗанова

Кәтлитны башта кызу утта ике яктан да кыздырырга, аннан сүлпән утта, өстен ябып, 20 минут пешерергә кирәк. Бик тәмле була. Гарнирга дөге бирергә була.

Фото: © Гөлназ Әхтәмҗанова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар