Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вак гөбәдия рецепты

news_top_970_100
Вак гөбәдия рецепты
Гөлгенә Сабитова

Кама Тамагында яшәүче Гөлгенә Сабитова социаль челтәрдәге битендә вак гөбәдия рецепты белән уртаклашкан.

Гөбәдия – халкыбызның табын күрке, иң затлы һәм иң татлы ризыкларыбызның берсе. Гөбәдияне төче камырдан да, ачы камырдан да, ит белән дә, җиләк-җимеш белән дә, зур һәм кечкенә итеп тә ясыйлар.

Камыр өчен: 100 мл җылымса су, 100 грамм сыер мае, 1 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы чүпрә, он.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

Эчлек өчен: корт, дөге, йомырка, вак җимеш, шикәр комы, сыер мае.

Вак бәлешләр өчен камырдан зуррак һәм кечерәк шарчыклар ясарга. Аларны җәяргә. Эчлекне чама белән салырга һәм матур итеп бөгеп куярга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 30-35 минут пешерергә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100