Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вак бәрәңгене кыздыру ысулы

news_top_970_100
Вак бәрәңгене кыздыру ысулы
Фото: Freepik.com

Кабыгын әрчеп мәшәкатьләнәсе килми, дип вак бәрәңгеләрне пешерүдән баш тартырга ашыкмагыз. Аңардан да табынны бизәп торырлык ризык әзерләргә була. Мәсәлән, вак бәрәңгене кабыгы белән тәгәрәтеп пешереп булган кебек, кабыклы килеш майда кызартып ашарга да мөмкин.

Вак бәрәңгеләрне яхшылап юарга һәм кабыгын чистартмыйча суда пешерергә. Суга тоз да салырга ярый. Вак булгач, бәрәңге бик тиз пешә.

Кабыгы белән пешкән бәрәңгеләрне табага тезәргә дә, һәрберсен бераз гына кискәләргә яки сытарга (әйтик, бәрәңге өстенә стакан белән басып сытарга була). Шуннан соң бәрәңгеләргә көнбагыш мае, бераз ак май салырга, тоз-борыч, туралган сарымсак, үзегез яраткан тәмләткеч яшел үләннәр сибәргә кирәк.

Бәрәңгеләрне майда кызарту өчен табаны газ миченә куярга. Болай пешкән кабыклы бәрәңге кайнар килеш тә, салкын килеш тә тәмле.

Бәрәңге кабыгында ашказаны-эчәклек һәм йөрәк өчен файдалы матдәләр барлыгын онытмыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100