Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кечкенә пироглар ясау өчен җайлы ысул

news_top_970_100
Кечкенә пироглар ясау өчен җайлы ысул
Гөлүзә Василова

Ишле булмаган гаиләгә төрле эчлектән кечкенә пироглар ясау өчен тирән эчле аш тәлинкәсен, ә вак бәлешләргә тагын да кечерәк тәлинкә кулланырга була. Җәймәне тәлинкә эченә куярга, эчлекне салырга һәм өстенә кечерәк җәймәне куеп, кырыйларын тоташтырырга,  тәлинкәдән җайлап алырга. Болай эшләгәндә, пирогны формалаштыру уңайлы. Аннары әзер пирогны майланган табага куярга, матур итеп бөгәргә була.

Мисал өчен, гөбәдия ясап карыйбыз. Әлбәттә, аны һәркем пешерә белә инде. Әмма камырны һәркем үзенчә ясый, эчлекне дә үзгә итеп әзерләүчеләр бар.

Камыр өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән атланмай, 250 грамм кибет каймагы, 8 грамм «Люкс» чүпрәсе, 3 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае. 1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк. Бу камыр белән башка пироглар да пешерергә була.

Эчлек өчен: 150-180 грамм корт (кемдер аны «кызыл эремчек» ди), 1 стакан бүрттерелгән дөге, 1 йомырка, 0,5 стакан йөзем җимеше (берничә караҗимеш тә салырга була), чама белән атланмай, шикәр комы, тоз.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Эш тәртибе: Беренче катка корт салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, телемнәргә киселгән атланмай куеп чыгарга, аннары бүрттерелгән дөге белән болгатылган йөзем җимеше, өстенә чама белән шикәр комы, тоз саласы, йомырка уасы, кисәкләп (эретелгән дә ярый) атланмай саласы. Иң өске катка тагын бер тапкыр корт салучылар да бар.

Әзер гөбәдиянең өстен майларга, аннары өстенә валчык сибәргә.

Валчык ясау: Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш).

Гөбәдиянең өсте килгәнче мичтә пешерергә.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100