Вахтада эшләүче нефтьчеләр утырган вертолет бәрелешү нәтиҗәсендә 18 кеше үлгән (видео)
Фаҗига Красноярск крае Игарка шәһәре янында ике Ми-8 вертолеты бәрелешә. Һәлак булучыларның җидесе Башкортстаннан дип хәбәр итә "Башкортстан" телеканалы.
гг Ютейр компаниясенең вертолеты нефть табыла торган урынга 15 нефтьчене алып барырга тиеш була. Экипаж өч кешедән тора. Вертолет очып китүгә күрше мәйданчыктан трос белән йөк аскан икенче Ми-8 вертолеты күтәрелеп китә. Нефтьчеләр утырткан вертолет очучысы дөрес дистанция сайламау сәбәпле, троска асылган йөккә бәрелә.
Нәтиҗәдә, 15 пассажир да, экипаж да үлә. Йөк аскан вертолет исән-сау төшеп утыра.
Нәтиҗәдә, 15 пассажир да, экипаж да үлә. Йөк аскан вертолет исән-сау төшеп утыра.