Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вагнер» хәрбиләрен кемнәр алыштырачагы билгеле. Тагын мобилизация?

news_top_970_100
«Вагнер» хәрбиләрен кемнәр алыштырачагы билгеле. Тагын мобилизация?
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдергәнчә, «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе махсус хәрби операция зонасыннан китүе сәбәпле, мобилизациянең яңа дулкынын үткәрүгә ихтыяҗ юк һәм якын киләчәктә дә булмаячак. Бу турыда ул бүген «ТАСС»ка хәбәр иткән.

«Яңа мобилизация дулкыны кирәк булмаячак. <...> РФ Президенты [Владимир Путин] бернинди яңа мобилизация булмаячагын, контрактка хәрбиләрне планлы рәвештә җыю, [хәрби] берләшмәләр һәм частьлар, шул исәптән резервны планлы рәвештә формалаштыру, аларны әзерләү баруын ачык, аңлаешлы һәм конкрет әйтте. Бүгенге көндә һәм якын киләчәктә мобилизация үткәрүнең кирәге юк», – диде Картаполов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә «урта сроклы һәм бигрәк тә озак сроклы перспективада сугышчан потенциалны киметү куркынычы юк». Фетнә [омтылышы] вакытында алгы рәттә ЧВК «Вагнер» хезмәткәрләре юк иде, алар барысы да лагерьларда булган. Һөҗүмне [Украина Кораллы көчләреннән] кайтару аларның катнашыннан башка диярлек барды. Аларны резервта алыштыруга килгәндә, аларны алыштырырлык кешеләр һәм әйберләр бар», – диде Картаполов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100