Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вагнер» хәрбиләре Оборона министрлыгыннан хәрби боеприпаслар сораган

news_top_970_100
«Вагнер» хәрбиләре Оборона министрлыгыннан хәрби боеприпаслар сораган
"Татар-информ" архивы

«Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин Интернетта тарала башлаган видеога аңлатма бирде. Әлеге видеода хәрбиләр Оборона министрлыгыннан боеприпаслар китерүне яңартуларын сорый, аларның җитмәвенә зарлана. Пригожин боларның «вагнерчылар» булуын раслады һәм проблеманы хәл итәргә вәгъдә итте. 

Видеода хәрбиләр «беркемне дә начар сүзләр белән атамады һәм Оборона министрлыгын берничек тә дискредитацияләмәде, ә бары тик үз коллегаларыннан боеприпаслар гына сорады һәм кирәкле әйберләрнең төгәл исемлеген генә бирде» диде Пригожин. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьтән соң бу мәсьәләдә алга китеш күзәтелгән инде – «Ахмат» командиры Апти Алаудинов 120 миллиметрлы 128 мина һәм 40 танк снаряды тапшырырга вәгъдә иткән.

«Нормаль тәэмин ителешкә килгәндә исә, мин Мәскәүдә үземә билгеле булган барлык кабинетларны йөреп чыктым һәм егетләр кирәк әйберләрне барысын да алганчы моны дәвам итәчәкмен. Хәтта шул кабинетларның берсендә мине «армияне дискредитацияләгән» өчен кулга богаулар салып утыртып куйсалар да дәвам итәчәкмен», – дип китерә Пригожинның сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, хәрбиләрнең бу видеосы социаль челтәрләрдә бүген таралды, аерым алганда, аны «Донбасс Сегодня» агентлыгы чыгарды. «Без сезнең складларда сугыш боеприпаслары бар дип ышанабыз. Ләкин без аларга бик мохтаҗ. Әгәр дә сез безгә ярдәм итсәгез, безгә булышсагыз һәм боеприпаслар бирсәгез, без бик рәхмәтле булачакбыз», – дип сөйли хәрбиләр видеода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100