Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вагнер» дигән хәрби компания юк»: Путин Пригожин белән очрашулары турында сөйләде

news_top_970_100

Россия Президенты Владимир Путин «Коммерсантъ» журналисты Андрей Колесниковка биргән әңгәмәсендә «Вагнер» командирлары белән очрашуы турында сөйләгән. Очрашу Ростов-Дон шәһәрендәге фетнәләрдән соң 5 көн узгач – 29 июньдә, Кремльдә булды. Президент сүзләренчә, очрашу 3 сәгать барган, анда 35 кеше катнашкан.

«Вагнер» хәрбиләре җитәрлек сугышты. Аларның мондый вакыйгаларга эләгүе кызганыч. Шулай дип, сак кына әйтәм. Бер караганда, мин очрашуда аларның сугыш кырында эшләгән эшләренә, ә икенче яктан, 24 июньдәге вакыйгалардагы эшләренә бәя бирдем. Өченчедән, аларның алга таба хезмәт итү, шул исәптән хәрби кулланылыш вариантларын күрсәттем. Менә шул», – дип сөйләде президент.

Шулай ук Путин, очрашуда «Вагнер» командирларына эшкә урнашуның берничә вариантын тәкъдим итүен дә әйткән. Аларның берсе – соңгы ел ярымда хезмәт иткән кешеләрнең җитәкчелегендә «бер җирдә җыелу һәм хезмәтне дәвам итү». Сүз Оборона министрлыгында хезмәт итү турында бара.

«Мин моны әйткәндә, күпләр баш какты. Ә Пригожин алда утыра иде, моны күрмәде. Тыңлап бетергәч: «Юк, егетләр моңа риза түгел», – диде», – дип сөйләде Путин.

«Вагнер» хәрби берәмлек булап каламы-юкмы, дигән сорауга Путин мондый төркем юклыгын әйткән.

«Вагнер» дигән шәхси хәрби компания юк. Бездә шәхси хәрби оешмалар турында закон юк бит. Ул юк. Мондый юридик зат юк. Төркем бар, тик юридик яктан ул юк. Бу – реаль легализация белән бәйле аерым сорау. Әмма, Дәүләт Думасында, хөкүмәттә сөйләшелергә тиеш мәсьәлә. Катлаулы сорау», – дигән Путин.

Путинның Пригожин һәм «Вагнер» командирлары белән очрашуы турында Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков 10 июльдә сөйләде. Ул командирларның булган хәлләргә карата үз версияләрен һәм «дәүләт башлыгының ышанган тарафдарлары һәм солдатлары булуларын һәм Ватан өчен көрәшне дәвам итәргә әзер булуларын» сөйләделәр, диде. Дмитрий Песков башка төгәллекләр кертмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100