Вафля (рецепт)
Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән "Вафля" рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1 стакан он һәм су, 1 йомырка сарысы, 1 чеметем чәй содасы һәм тоз.
Йомырка сарысына бераз гына тоз һәм чәй содасы, аннан 0,5 стакан су һәм он салып тугларга. Болгата-болгата калган суны өстәп бетерергә. Вафля баллы булсын дисәгез, 2 аш кашыгы шикәр комы өстәргә мөмкин.
Камырны вафля табасына салып пешерергә.
Эчлеккә нәрсә яратасыз шуны салырга мөмкин, шулай ук вафляларның эче буш булса да, тәмле булачак.