Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вафли рецепты

news_top_970_100
Вафли рецепты
Фото: Мәрьям Миңнегулованың "Вконтакте"дагы сәхифәсеннән

Аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова вафли рецепты белән уртаклашты.

Вафли өчен:

5 йомыркага 180 г шикәр комы, әз генә тоз салып, миксер белән күпертеп алырга.

Шуңа 180 г эретелгән ак май, 2 аш кашыгы каймак, ярты чәй кашыгы көпшәкләндергеч, он салып, камыр ясарга.

Теләгән кеше ванилин сала.

Камырны каймак куелыгында итәргә. Кызган табага салып пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100