Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вафат галим Мирфатыйх Зәкиев турында: «Аның үзенең карашы, дәлиле бар иде»

Мөхтәрәм галимгә 14 август көнне 95 яшь тулган иде.

news_top_970_100
Вафат галим Мирфатыйх Зәкиев турында: «Аның үзенең карашы, дәлиле бар иде»
Татарстан Фәннәр академиясенең архивыннан алынды

95 яшендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев вафат булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан федераль университеты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Мәшһүр галим үз тормышын төрки тел белеменә багышлады. Татар теленең тарихын, синтаксисын, үсеш проблемаларын һәм башка мәсьәләләрне өйрәнде. Мирфатыйх Зәкиев – икетеллелек, күптеллелек һәм телләр арасындагы элемтәләр өлкәсендә фәнни мәктәпләр булдырган күренекле шәхес. Аның 800дән артык фәнни хезмәте, шул исәптән, 60 монографиясе, уку-укыту әсбаплары, программалар һәм дәреслекләре бар.

Татар җәмәгатьчелегенең, Мирфатыйх Зәкиев белән бергә эшләгән, аның шәкертләре булган шәхесләрнең истәлекләрен, галимнең төрле елларда матбугат битләрендә чыккан үзгә фикерләрен, кыю сүзләрен барладык.

«Тел тарихын ул халыкның тарихы белән тыгыз бәйләнештә карады»

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов:

Бүген иртән хәбәр килде: безнең аксакал галимебез, остазыбыз фани дөньядан бакыйлыкка китеп барган. Миңа бик авыр булды, чөнки ул – минем укытучым. Аннары без аның белән бергә эшләдек, еш аралаштык. Мирфатыйх Зәкиев – ул билгеле кеше. Аның вакытында педагогия институты бик зур уңышларга иреште. Ул бик күп вазифалар башкарды, җәмгыять эшләрендә катнашты.

Мирфатыйх Зәкиев – тел белгече. Аның тармакларында ул тирән эз калдырган, аның синтаксис, тел тарихы, грамматика, морфология буенча хезмәтләре – җитди хезмәтләр. Алар татар, рус, төрек телләрендә дә чыкты.

Тел тарихын ул халыкның тарихы белән тыгыз бәйләнештә карады. Безнең халыкта ул, әлбәттә, бәхәсләр дә тудырды. Ләкин аның үзенең карашы, дәлиле бар иде.

Мирфатыйх Зәкиев, укытучы буларак, бик күп студентлар тәрбияләде. Ул әзерләгән аспирантлар, докторларның санын да белмим. Алар инде гаҗәеп күп. Безнең белгечләребез аны үзенең остазы дип йөртә.

Шулай ук, ул тюркологиядә зур галим иде. Миңа аның белән берничә мәртәбә Төркиядә, Төрекмәнстанда, Казахстанда булырга туры килде. Аңа күп җирдә остаз итеп карыйлар иде. 2010 елда безне Халыкара төрки академиясе ачылу уңаеннан Астанага чакырдылар. Анда төрле илләрдән президентлар килгән иде. Менә шул зур конференциядә аларга Мирфатыйх Зәкиев котлау сүзен әйтте. Бу үзе генә дә аны абруйлы галим икәнен күрсәтә.

Мирфатыйх Зәкиевның үлгән көне туган көннәренә туры килә. Мин аның авырганын белмим. Ул гел спорт белән шөгыльләнә иде. Җәяү йөрергә ярата иде. Ул яктан ул безгә үрнәк булды. Ул авылларында тимерче дә булып эшләгән.

Кыскасы, ул – халкыбызның, милләтебезнең зур галиме. Үзенең тырыш, нәтиҗәле хезмәте белән ул безнең тормышыбызда тирән эз калдырды. Аны югалту – зур кайгы. Без аның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аның шәкертләре аның эшен лаеклы рәвештә дәвам итәрләр дип уйлыйм.

«Бәхәсләште дә, дус та булды»

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарихчы, археолог Альберт Борһанов:

Мирфатыйх Зәкиев – танылган галим. Беренче чиратта, филолог. 1994-1997 елларда миңа аның белән эшләргә туры килде. Ул ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында директор иде, ә минем эшкә урнашкан гына вакыт. Ул миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булды. Аның белән берничә тапкыр Төрекмәнстанда булырга туры килде. Миндә аңарга карата яхшы гына фикерләр калды. Юбилейда чыккан китапларында минем турыда яхшы язган иде. Аны фикердәш дип атарга була.

Ул төрле кеше белән төрлечә булды. Бәхәсләште дә, дус та булды. Ә оештыручы буларак, ул әйбәт җитәкче иде.

Фото: © Солтан Исхаков

«Татарны өйрәнү фәнендә аның исеме мәңгелеккә уелып калыр»

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Гөлшат Галиуллина:

Мирфатыйх ага Зәкиев – татар теле белеме, тюркологиянең олпат галиме, күренекле шәхес. Аны исеме белән татар теле белеменең ярты гасырлык тарихы, бүгенге торышы бәйле. Галим телебез юнәлешендә күптармаклы эшчәнлек алып барды. Аның хезмәтләре татар теле өлкәсендә эшләүче галимнәрнең генә түгел, ә гомумән тюркология юнәлешендә эшләгән белгечләрнең дә өстәл китабы булып санала.

Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев – татар теле белемендә беренчеләрдән булып, комплексы рәвештә, татар әдәби теленең синтаксисын өйрәнгән галим. Татар теле синтаксисы, ике-, күптеллелек мәсьәләләрен өйрәнү юнәлешендә ул булдырган фәнни мәктәпләр бүгенге көндә актив эшчәнлек алып баралар. Тел белеменең кайсы гына тармагын алсак та, иң актуаль, бәхәсле мәсьәләргә карата Мирфатыйх аганың төпле, дәлилләнгән фикерләре бүген нигез вазифасын башкаралар. Татарны өйрәнү фәнендә Мирфатыйх ага Зәкиевнең исеме мәңгелеккә уелып калыр.

Фото: © Солтан Исхаков

«Һәрвакыт җитди, актуаль проблемаларны эшкәртү ягында булды»

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән тел галиме Зөфәр Рәмиев:

Танышлыгым 1970 еллар башына карый. Ул вакытта мин Г.Ибраһимов исемендәге институтта эшли башлаган идем. Ләкин бездә диссертация советы юк иде. Мин Казан дәүләт педагогия институтына мөрәҗәгать иттем. Институтның ул вакытта директоры Мирфатыйх Зәкиев иде. Аларда диссертацион совет да эшли иде. Ул миңа якты йөз күрсәтте. Без аның белән сөйләшеп, минем диссертацияне якларлык итеп булдырдык. Менә шундый истәлек.

1986 елда ул безнең институтка директор булып килде. Ул чорда үзгәртеп кору заманнары. Институтның эшчәнлегендә яңа сәхифә ачылырга тиеш булды. Шундый рәвештә ул эшләр алып барды. Ул вакытта татар әдәбияты текстологиясе дигән проблема бик актуаль булып килеп баскан иде. Чөнки безнең институтта текстология белән аерым кешеләр генә шөгыльләнә иде. Әмма ул килгәч, институтта текстология бүлеге барлыкка килде. Аңа кадәр әдәбият бүлеге сафта торган иде. Шулай итеп, текстология һәм әдәбият бүлекләре эшли башлады.

Гомумән алганда, мин аның белән еш очрашып тордым ул вакытларда. Кайчак бергә сәфәрләргә бардык.

Ул юкка гына кыза торган кеше түгел иде, үзе тыныч холыклы. Һәрвакыт җитди, актуаль проблемаларны эшкәртү ягында булды. Мин аңа карата гел уңай фикердә.

Фото: © Абдул Фархан

«Ул эшләгән вакытта институт фәнни югарылыкка күтәрелде»

Филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме Зөфәр Мөхәммәтшин журналист Рузилә Мөхәммәтовага түбәндәгеләрне сөйләде:

Мирфатыйх Зәкиевич – заманында мине эшкә алган кеше. Мин аны галим буларак, шәхес буларак зурлап сүз әйтәсем килә. Мирфатыйх Зәкиевич – фән белән дә, җитәкчелек белән дә бер үк дәрәҗәдә шөгыльләнгән кеше. Ул – татар теле фәнендә үз юнәлешен булдырган һәм шушы юнәлеше буенча эшләгән кеше. Ул – татар теленең борынгырак чорларын тоташтырган кеше. Бу мәсьәләләрдә аның, әлбәттә, каршылыклы фикерләре бар. Ләкин бу фикерләр дә яшәргә тиеш.

Ул эшләгән вакытта институт фәнни югарылыкка күтәрелде. Фәннең кайсы гына тармагын алма, уңышлары бар иде. Мирфатыйх Зәкиев идарә иткән чорда институтта эшләве рәхәт, күңелле иде. Эшләр өчен стимуллар да бар иде.
Мирфатыйх Зәкиевич эшләгән вакытта институтта кадрлар агымы аз иде – кешегә эшләргә мөмкинчелек бирә иде.
Нинди генә сорау белән керсәң дә, булдыра алган кадәр ярдәм итә иде.

Мирфатыйх Зәкиевич үзенең кул астында эшләгән мөдирләргә ышана иде, кешене эшләргә дә, яшәргә өйрәтмәде. Аның бу ягы безгә эшләргә стимул биргәндер һәм фәннең дә үсешенә китергәндер.

Фото: © Рамил Гали

«Милләтебез өчен алыштыргысыз шәхес»

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:

Татар халкы талантларга никадәр генә бай булса да, милләтебез өчен алыштыргысыз шәхесләр бар. Мирфатыйх абый Зәкиев шундый сирәк кешеләрнең берсе иде. Бөтен гомерен фәнгә багышлап, ул талантлы галим һәм оста җитәкче буларак дан-шөһрәт казанды. Мәктәп укучылары аны татар теле әсбаплары авторы буларак белсә, югары уку йорты шәкертләре һәм мөгаллимнәре өчен ул – зыялы остаз. Мирфатыйх абый милләттәшләребез күңелендә һәрвакыт шат күңелле, кешелекле, тормышны яратучан, җыр-моңга гашыйк, оста итеп тальянда уйнаучы галим булып озак еллар сакланыр дигән өметтә калам.

Мирфатыйх Зәкиев әйткән:

«Милли телне куллануга тормыш ихтыяҗы тудырырга кирәк. Татарча сөйләшегез, дип үгетләү генә нәтиҗә бирми. Ана телеңне белмәсәң, тормышта теләгән эшеңне эшли алмыйсың икән, дип ышанырлык реаль чаралар эшләнсен» («Мәдәни җомга» газетасы, 1998 ел, 25 сентябрь).

«Кеше үз халкының улы, үз халкының кызы булып үз халкы арасында яшәсә генә бәхетле була аладыр». «Сөембикә» журналы, 1998 ел, август.

«Татар халкын саклау – беренче чиратта авылларны саклау дигән сүз ул» («Сөембикә» журналы, 1998 ел, август).

Белешмә:

  • Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы (хәзерге Баулы) районы Зәйпе авылында туа. 1946-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1951-1954 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада белем ала. 1954 елда филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек була. 1963 елда «Татар теленең синтаксик төзелеше» дигән темага филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый.
  • Филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле академигы, Бөтендөнья тюркологлар ассоциациясенең Президиум әгьзасы, Казахстандагы Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты каршында халыкара тюркология Yзәге президиумының шәрәфле әгъзасы.
  • Ул – РФ hәм ТРның атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасының фән hәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Мөхтәрәм яшьтә булуына да карамастан, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтында эшләде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100