news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вафат булган җырчы Динар Рахматуллинга нибары 21 яшь булган

news_top
Вафат булган җырчы Динар Рахматуллинга нибары 21 яшь булган
Социаль челтәрләр

Вафат булган җырчы Динар Рахматуллинга нибары 21 яшь булган. Бу хакта «Интертат»ка аның якын туганы Диана Раимбекова хәбәр итте. 

«Массакүләм мәгълүмат чараларында Динарга 33 яшь булу турында яздылар. Бу дөрес түгел! Динарга 21 яшь иде, аның туган көне – 2002 елның 10 гыйнвары», – диде ул. 

Диана әйтүенчә, Динар 15-16 яшендә музыка белән шөгыльләнә башлаган. 2019 елда «Дорога» дигән беренче җырын яздырган һәм яшьләр арасында танылу алган. 

Динар Рахматуллинның вакытсыз үлеме хакында кичә билгеле булды. Аны бүген туган ягы Башкортстанның Янавыл шәһәрендә соңгы юлга озаталар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар