Вафат булган хәрбинең хатыны: «Кайтырга вәгъдә итте, үз аякларында китеп, табутта кайтты»
Батырлык ордены кавалеры Артур Зәйнуллин хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Ул үз гаиләсен, ике кызын бик яраткан, өченче бала турында хыялланган. Ләкин аның өчен Ватанга тугрылык һәрвакыт беренче урында була. Хәрбинең хатыны үзендә «Татар-информ»га ире турында сөйләргә көч тапты - ул аның турында мөмкин кадәр күбрәк кешенең белүен тели.
35 яшьлек өлкән сержант Артур Зәйнуллин спецназда радиостанция начальнигы булып хезмәт итә. Махсус хәрби операция башлангач, элемтә өчен җаваплы була, 2022 елның июлендә үзе дә фронтка китә. 1 октябрьдә аның отрядына дошман ракеталары ява – аларга берьюлы 3 «HIMARS» җибәрелгән. Кызганычка, Артур алган яралардан һәлак була.
Зәйнуллин җитәкчелегендә БТР йөртүчесе, телефончылар һәм элемтәчеләр булган. Аларның берсе – Эдуард Журавлев. Эдуард белән Артур бергә ут астында калганнар.
Һәлак булган геройның хатыны Алсу Зәйнуллина хәзер кызлары белән шәһәр читендәге өендә яши. Өй турында ире бик хыялланган һәм аны фаҗигале үлеменә кадәр 1 ел элек төзегән булган.
«Безнең ике кызыбыз бар – 14 яшьлек Милана һәм 5 яшьлек Алисә. Кечесе әтисенә бик охшаган, мин аны «минем кечкенә Артурым» дип атыйм. Минем 1 генә бала алып кайтасым килде, ләкин ирем 2 бала булуын теләде. Ул 40 яшькә кадәр без тагын өченчесен дә алып кайтабыз дип планлаштыра иде – аңа малай яки кыз булу мөһим түгел иде. Ләкин, кызганыч, барып чыкмады», – дип авыр сулап куйды Алсу.
«Ул балачактан ук армиядә хезмәт итү турында хыяллана иде»
Артур Лениногорскида туа, әнисе Азнакайга күченгәч, балачагы шунда үтә. Анда ул әнисе белән күченгән. Артур һәрвакыт армиядә хезмәт итәргә хыяллана, шуңа күрә, укуын бетерү белән, ул Россия Кораллы Көчләренә хезмәт итәргә китә. Кайткач, полициягә урнаша, Азнакай шәһәренең патруль-пост хезмәтендә эшли башлый.
Булачак ир белән хатын 2008 елда танышалар, ул вакытта аларга 19 яшь була. Бер елдан соң ук алар өйләнешә һәм әти-әни булалар.
«Мин Казанда укыдым, һәм кызыбызга 1 яшь тулгач, без башкалага күченергә булдык. Безнең бернәрсәбез дә юк иде. Без барысын да үзебез эшләп таптык. Артурга полициядән китәргә туры килде, башта ул каравылда торды, өстәмә эшләр тапкалады, ә 2011 елда спецназда хезмәт итәргә карар кылды», – дип искә ала хатыны.
Башта Артур БТР йөртүчесе була. Хезмәт бара, ул төрле укулар үтә һәм 4 елдан соң радиостанция начальнигы була.
«Ул һәрвакыт көч структураларында хезмәт итү турында хыялланган. Анда ташламалар булганга түгел. Ул озак еллар хезмәт иткән өчен түләүләр булуы турында да, пенсия хакында да белми иде. Ирем үлгәннән соң, аның эше (личное дело) миңа бирелгәннән соң, мин аның 21 еллык хезмәт стажы булуын белдем, ягъни ул инде 1 ел элек пенсиягә китә алган», – дип сөйли Алсу.
Һәр елны аны Чечняга командировкага җибәрәләр иде: я ярты елга, я 4 айга.
«2018 елда кече кызыбыз тугач, ул 2 атнадан командировкага китте. Ул чакта олысы 1нче сыйныфта укый гына башлаган иде. Мин шулай берүзем барысына өлгердем», – дип искә ала Алсу Зәйнуллина.
«Артур һәрвакыт махсус хәрби операция зонасына барырга тиешлеген әйтә иде, ә аны алмыйлар иде»
Озак вакыт гаилә арендага алынган фатирларда яши һәм 2018 елда гына аларның үз өйләре була – Зәйнуллиннар йорт сатып алалар.
«Без анда 1 ел гына яшәдек. Артур йортны нульдән нәкъ безнең гаилә өчен төзелүен теләде. Ул төзү белән шөгыльләнүчене яллады, һәм безгә үз проектыбыз буенча йорт төзеделәр. Мин аның үлеменнән соң гына аның төзелешнең һәр этабын фотога төшергәнен, һәр кирпечне контрольдә тотканын белдем. Ул үзенең зур йорты һәм зур гаиләсе булсын дип бик хыялланды. Олы кызыбыз киләчәктә 3 бала табарга теләвен сөйләгәч, ул шунда ук: «Ярар, кызым, мин пенсиягә чыгачакмын, аларны үзем карашырмын», – дия иде», – дип уртаклашты Алсу.
«Ул балаларны бик ярата иде. Безнең балаларны гына түгел. Туганнарның балалары аны әле дә бик җылы хисләр белән искә алалар», дип сөйли геройның хатыны.
Артур Зәйнуллинны бәрелешләр зонасына җибәрми торалар –- кемдер элемтәне тәэмин итү өчен калырга тиеш була.
«Ул һәрвакыт үзенең китәргә тиешлеген әйтте, ә аны калдыралар иде. Башта ул майда барырга тиеш иде, ләкин аны яңадан калдырдылар һәм июль аенда гына ул махсус хәрби операция зонасына китте», – ди Алсу.
«Аның капкадан кереп китүен видеога төшереп алган идем, ул видео хәзер дә бар. Шул мизгелдә мин аны соңгы тапкыр күргәнмен»
«Хәрбиләр гадәттә хатыннарыннан кайнар нокталарга баруларын яшерсә, Артурга нәрсә дә булса яшерүнең мәгънәсе юк иде – барысы да болай да аңлашыла иде. Шуңа күрә аерылышу да бик авыр килеп чыкты.
Соңгы көннәрдә ул бик уйланып йөрде, аз сөйләште. Иртән китәсе көнне мин уянып чыкканда, ул террасада кофе эчеп утыра иде. Без аның әйберләрен җыйдык, күршеләр аны озатырга чыктылар, һәм мин аны үзем частька илтеп куйдым. Миндә аның капкадан кереп киткән видеосы калды. Бу – мин аны соңгы тапкыр күргән минутлар иде», – дип искә ала Артурның хатыны күз яшьләре белән.
Алсу бу көнне бик яхшы хәтерли – ул көн бик тыныч һәм кояшлы була. Ләкин ире частька кереп киткәч, күк йөзе кинәт кенә караңгыланган, һәм яңгыр ява башлаган.
Мин: «Һава, елама, ул кайтачак!» – дип уйладым. Аннары мин аңа: «Матурым, кайтырга вәгъдә бир», – дип яздым. Һәм ул сүз бирде. Мин бу язышуыбызны скрин итеп фотога төшердем һәм телефонның экранына куйдым», – дип искә ала геройның хатыны.
Бу язышу аларның ире белән соңгы язышуы була. Шуннан соң Артур тагын берничә тапкыр фронттан видеоэлемтә аша шалтырата.
«Сентябрьдә элемтә бик начар иде, чөнки ул фронтта иде. Ул миңа бигрәк тә бернәрсә дә сөйләмәде, бары тик «барысы да яхшы» дип әйтте, һәм, «сезнең хәлләр ничек» дип сорады. Мин «Жены героев» төркемендә торам һәм шуннан гына аның кайсы хезмәттәше үлгәнен, кемгәдер ярдәм җыюларын белә идем. Мин аңардан начар хәбәр ишетмәдем», – дип сөйли хатын.
«Кызым, минем белән сөйләш әле, вакыт бик аз калды»
30 сентябрьдә ире Алсуга 2 атнадан соң өенә кайтырга тиешлеген хәбәр итә.
1 октябрьдә ул миңа видеоэлемтә аша шалтыратты. Бу безнең соңгы сөйләшүебез иде – дөресен генә әйткәндә, мин аны танымадым. Ул бик картайган иде. Хәтта хәзер дә, мин аның китәр алдыннан төшкән фотоларын һәм хәрби зонадагы фотолары белән чагыштырам да, аларда икесендә ике кеше кебек күренә. 10 елга картайган кебек үзгәргән. Ул вакытта мин эштә идем, без аның белән сөйләштек, ул бераз гына вакыт калганын, тиздән ул өйдә булачагын әйтте. Аннары ул минем әниемә шалтыратты. Әнием Алисәне карый иде. Ул: «Кызым, минем белән сөйләш әле, вакыт бик аз калды», – дигән. Ә олы кызыбыз өйдә булмаган, ул аның белән сөйләшә алмый калды», – дип сөйли геройның хатыны.
Бу сөйләшүдән соң 2 сәгатьтән Артур һәлак була.
«Әгәр ул шалтыратса, минем өчен ул исән дигән сүз. Икенче көнне мин аңа яздым, ул элемтәгә чыкмады, ә өченче көнне мин эшкә киттем, һәм миңа беренче йортыбызны сатып алган хатын-кыз шалтыратты, хәрбиләр һәм «ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнен әйтте. Мин шунда ук барысын да аңладым. Бераздан миңа шалтыраттылар. Мин: «Исәнме, әллә яраланганмы?» – дип кычкырып җибәргәнемне хәтерлим. Миңа «мондый әйберләр телефон аша хәбәр ителми», дип әйттеләр. Хезмәттәшләрем миңа өйгә кайтырга булышты, бу вакытта алар мине көтәләр иде инде. Мин кердем. Минем каршыма хәрби кеше килеп басты. Ул: «Яшәргә мөмкинлек бирми торган ярчыклы яра», – диде. Мин идәнгә ничек килеп төшкәнемне хәтерләмим. Миңа кинәт кенә торып басып, ишеккә йөгерүемне һәм тагын бер кат егылганымны әйттеләр. Мин аларны бик хәтерләмим. Шуннан соң минем тормышым өзелгән кебек булды», – дип сөйли Алсу Зәйнуллина.
Иренең мәетен 1 атнадан соң гына алып кайталар. Аны Азнакайда җирлиләр.
«Безнең өйдә баскыч янында зур тәрәзә бар. Мин иртәннән кичкә кадәр бу тәрәзәгә карап утырдым. Минем күз алдымда аның китү мизгеле пәйда булды – ул өйдән чыгып, артына борылып карады да машинага утырды. Соңгы тапкыр карап калган кебек. Үз аякларында китеп, табутта кайтты».
«Алар тәмәке тартырга гына утыралар, һәм аларга яңгыр кебек ярчыклар сибелгән»
Өлкән сержантның гәүдәсен шунда ук зиратка алып китәргә телиләр, әмма хатыны аның белән өйдә саубуллашуны сорый.
«Аның үпкәсендә ярчыклы яра була, миңа «ул тиз үлде» дип әйттеләр. Алар бу көнне урыннарын үзгәртәләр, окоп казыйлар һәм анда элемтә техникасы белән машиналарын яшерәләр. Артур янында торган бер егет миңа тәмәке кабызуларын, һәм шунда ук яңгыр кебек ярчыкларның ява башлавын сөйләде. Ул шунда ук ятып башын каплый, ә Артур инде окопта яткан була. Бу егет үзе ул вакытта яшәү белән үлем арасында булган, бәхеткә, ул исән калды», – ди хатын.
Әтисенең үлүе турында олы кызына шунда ук хәбәр итәләр.
«Ул шунда ук кычкырып елый башлады. Ул гадәттә тыйнаграк, ләкин монда тыелып тора алмады: «Әти, нигә киттең?!» – дип кычкырып елады. Кече кызыбызга җирләүдән соң гына сөйләдек», – диде Алсу.
Герой белән хушлашу гаилә өчен җиңел булмаган. Йорт янына машина килүен күргәч, Алсу урамга йөгереп чыга, иренең гәүдәсе янына ашыга, кычкыра башлый, аннары аңын югалтып егыла.
– Мин аны өйгә алып кергәннәрен хәтерлим. Халык бик күп иде, һәм миңа аның белән берүзем генә калып саубуллашырга рөхсәт итмәделәр. Аннары без Азнакайга киттек. Миңа башка машинага утырырга тәкъдим иттеләр, әмма мин аның белән бардым. Бу 4 сәгать эчендә мин аның янында бардым. Ул салкын иде, мин аның йөзенә яттым да шулай бардым», – дип искә ала Артурның хатыны.
Алсу бу көнне туганнары сөйләвеннән генә хәтерли.
Зиратта Артурның туганнарына Батырлык ордены тапшырыла. Артур үлгәннән соң бүләкләнә.
«Без 14 елга якын бергә яшәдек. Ул һәрнәрсәдә камил иде. Без хәтта талашмадык та, дип әйтергә була. Мин аның белән гомер буе яшәргә теләдем. Минем өчен андый кешеләр башка юк», – ди Алсу.
Хатын-кызны өметсезлек хәленнән кызлары тартып чыгарган. Ул алар һәм аларны бик яраткан ире алдында җаваплылык хисен тойганын әйтә. Шулай ук хезмәттәшләренең хатыннары да ярдәм итә.
«Миңа һәрвакыт «яшәргә кирәк» диләр. Минем янәшәмдә тагын яхшы кеше булачак, дип әйтәләр. Ә мин үземнең янымда беркемне дә күз алдына да китерә алмыйм. Минем өчен бу мөһим түгел. Мин гомерем буе аның белән генә яшәргә теләдем, һәм мин әле дә шундый ук фикердә», – ди Алсу.
«Әгәр дә син бу авыртуны үзең кичермәгән булсаң, аңлау авыр»
«Артурның хезмәттәшләренең хатыннары белән якынайдык – без бер-беребезгә ярдәм итәбез. Әгәр дә сез бу авыртуны үзегез кичермәсәгез, аны аңлау кыен. Ә без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Ә ирем үлгәч, миңа Артурның хезмәттәшләренең хатыннары шалтыратып, рәхмәт сүзләре әйттеләр. Мин алардан шуны белдем: аларның ирләре хәрби зонада булганда, минем ирем аларга өй эшләрендә булышкан, нидер төзәтергә, нидер алып килергә ярдәм иткән. Хәтта аларга ирләре белән элемтәгә чыгарга ярдәм иткән», – дип уртаклашты геройның хатыны.
«Артур үз куллары белән эшләргә бик ярата иде. Йорт сатып алгач, эретеп ябыштыру эшен өйрәнде. Ул барысын да үзе эшләде, беркайчан да беркемнән дә ярдәм сорамады. Хәтта пешерергә дә ярата иде – бигрәк тә җәй көне учакта пешерергә ярата иде.
Аның мопеды бар иде, ул аны бик яратты. Олы кызыбызны анда йөрергә өйрәтә иде. Мин аны әле дә сатарга батырчылык итмәдем, – дип сөйли Алсу. – Өйдә Артур бик йомшак, ә эштә – катгый һәм таләпчән иде», – дип искә ала ул.
«Аның үлеменнән соң мин, барысын да ташлап, Азнакайга китәргә теләдем, берничә тапкыр йортыбызны сатарга тырыштым. Ләкин соңыннан ул аны шундый мәхәббәт белән төзегән, монда оныкларым киләчәк, дип хыялланган, дип уйладым. Монда аның белән бәйле бик күп урыннар бар. Без дуслар белән бик сирәк очраша идек, күбесенчә без икәү идек. Безнең участокта зур имән бар, ул үзе янәшәдә урындык һәм өстәл ясады. Без анда еш кына иртәнгә кадәр утырып сөйләшә идек. Без компанияләр чакырмадык, бер-беребез белән рәхәт иде. Ул һәрвакыт «бу нарат астында без синең белән картаячакбыз» дип әйтә иде», – дип уртаклашты Алсу Зәйнуллина.
Артур үлгәндә, кече кызына 4 яшь кенә булса да, ул әтисен шулкадәр яхшы хәтерли: ул шашлыкларны ничек әзерләгәнен, ничек уйнаганнарын искә төшерә. Аларның бәйләнеш бик көчле иде, ди әниләре.
«Алисә Артурның әнисе үлгәннән соң 1 ай үткәч туды. Ул югалтуны бик авыр кичерде, һәм, мөгаен, нәкъ кызы аны бу авыр кичерешләрдән тартып чыгарып, тормышка кайтаргандыр. Хәзер ул мине авыр халәттән чыгара. Ул хәтта ашаганда да, соңгы кашыкны һәрвакыт әтисе өчен каба. Кайвакыт ул: «Әти кайчан кайта?» – дип сорап куя, ә аннары: «Ә, ул бит инде күктә», – дип әйтеп куя. Я оныта, я башка җавап ишетергә тели», – дип фикер йөртә Алсу.
«Безнең өебез өстендә һәрвакыт зур йолдыз бар, ул безгә яктылык бирә»
Алсу бервакыт кызлары белән машинада барганын искә төшерә һәм Алиса кинәт: «Кара, әти!» – ди. Барысы да куркып кала. Кыз тәрәзә артындагы зур айга күрсәткән булган.
«Ул һәрвакыт «әти айда утыра һәм миңа карый» ди, яисә «йолдызда утыра» ди. Безгә күрсәтә дә: «Кара, бу – әти йолдызы!» – ди. Беләсезме, аның үлеменнән соң йолдызлар зуррак кебек тоела. Һәрвакыт күктә безнең өебез өстендә зур йолдыз бар, ул нәкъ безгә балкый», – дип уртаклашты Алсу.
Алсу ирен җирләүгә 1 атна кала һәр кич террасага мәче килүен искә төшерә. Ул килә дә караңгы төшкәнче утыра, аннары китә. Ә җирләү алдыннан кинәт кенә ак күбәләк очып килеп, әле Алсуга, әле кызына куна.
«Гаҗәп, октябрь аенда ишегалдында күбәләк пәйда булды. Минем уйлавымча, болар барысы да болай гына түгел», – ди Алсу.
Артур Зәйнуллин вафат булганнан соң, Ютазы районында аның истәлегенә җирле мәктәп диварына мемориаль такта куелды. Аның истәлеген аның гаскәр частенда да мәңгеләштерәләр, ә Казанда Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Время выбрало нас» күргәзмәсе ачыла, аның бер стендын аңа багышлыйлар.
«Татар-информ» Елена Фенинадан тәрҗемә
Фотолар гаилә архивыннан