Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ваемсызлык аркасында фаҗига: «Яшь әни тәрәзәдән чыга, 3 бала ишелгән түшәм астында кала»

news_top_970_100
Ваемсызлык аркасында фаҗига: «Яшь әни тәрәзәдән чыга, 3 бала ишелгән түшәм астында кала»
Фото: © "Татар-информ"

Быел июньдә Красноярск краеның Богучанский районында әни кешенең ваемсызлыгы аркасында 3 бала янып үлгән. Хәзер җинаять эшен тикшереп бетереп, судка тапшыралар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Карабул авылында яшәүче 24 яшьлек хатынны «саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча хөкем итәләр.

Тикшерү ачыклаганча, 2 июньдә ул өй верандасында кер юа торган машинаны эшләтеп җибәрә. Аннары резина исе чыга, хатын машинаны сүндерә, тик розеткадан тартып чыгармый. Өстәвенә, агач стена янынарак этеп куя.

Төш вакытында яшь әни күрше авылга кибеткә җыена. Күршедә яшәүче 13 яшьлек кызны чакырып, 2 баласын карап торырга сорый. Хатынның 6 айлык кызы һәм 2 яшьлек улы күрше кызы белән өйдә кала.

Яшь әни үзе өйдән чыгып китәргә дә өлгерми, янгын күрә – ватык машинадан ут балалар юрганына, аннары стенага каба.

Верандада янгын күргәч, хатын тәрәзә аша өйдән чыга, 13 яшьлек кыздан балаларын алып бирергә сорый. Тик үсмер кыз югалып кала, ул нәни балаларны алып килми. Янгын тиз арада тарала, түшәм ишелеп төшә. Шулай итеп 3 бала һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100