Вадим Захаров социаль челтәрләрдә мәрхүмә әнисен искә ала. Җырчы туган авылына кереп, якын кешесенең каберен дә зиярәт кылып чыккан.
«Мамага бүген 59 яшь тулган булыр иде…
Әнкәй дигән олы исемне мин
Саклыйм һәрчак йөрәк түремдә.
Күрәсеңме, ак чәчәкләр тотып,
Каберенә килдем бүген дә...» – дип, моңсу шигырь юллары да язып калдырган ул.
Җырчының әнисе Марина түти яман чир белән көрәште.
«Әнигә 57 яшь кенә иде. Авыруы турында соң белдек. Табиблар да «тиз һәм авыртусыз гына китәчәк» диде. Танышлар, дуслар бар бит инде. Министр, урынбасарлары... Булышып булмады. Сәламәтлек буенча нык хатын иде. Әмма гомере буе дару эчте. Кан басымы белән тилмерде. Шулкадәр дару эчү башка органнарына бәргәндер. Ул үзе дә «бу кадәр дару эчкән кеше күптән исән булмас иде» дип әйтте. Операция кирәк булган, миңа әйтмәгәннәр, мин бит инде хатын-кыз темасына сөйләшеп тә утыра алмыйм. Ул вакытта начар әйбергә китмәгән дә булган. Яңа гына үт куыгын алдырган иде, «әле генә кайттым, башка бармыйм» дигән. Бәлки, барган булса, исән дә булыр иде», – дип сөйләгән иде якын кешесе турында Вадим Захаров «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында.