news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаровның Кукмарадагы концерты өзелгән

news_top
Вадим Захаровның Кукмарадагы концерты өзелгән
Рамил Гали

Тавышы бетү сәбәпле, җырчы Вадим Захаровка Кукмарадагы концертын күчерергә туры килгән.

«Концерт башланганчы тавышны рәтләргә тырыштык, ләкин барып чыкмады… Кукмарадагы концертны 3 декабрьгә күчерергә туры килде, туганнар. Аңларсыз дигән өметтә. Тулы заллар белән көткән Кукмара тамашачысына зур рәхмәт. Күрешкәнче!» – дип яза ул үзенең блогында.

Вадим, халык алдына чыгып, шулай килеп чыгуы өчен гафу үтенгән. Фонограммага җырларга тәкъдим итсәләр дә, кискен рәвештә баш тарткан.

«Юк-юк, мин фонограммага җырламыйм. Исән-сау өйләрегезгә кайтып җитегез. Без дә әйбәт кенә кайтып җитик. Тиздән очрашырбыз», – ди Вадим сәхнәдән.

Ахырдан җырчы халык белән дә аралашкан. Яраткан җырчылары өчен борчылган апалар Вадимга дару ашамаска, бал белән прополис эчәргә киңәш итәләр. Шап-шоп аркасынан сөеп, тәмле күчтәнәчләрен тапшыралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар