Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаровның концертта хәле начарланган: «Ике көн Әлмәттә реанимациядә ятып...»

news_top_970_100
Вадим Захаровның концертта хәле начарланган: «Ике көн Әлмәттә реанимациядә ятып...»
"Татар-информ" архивы

Әлмәттәге концерты вакытында Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның хәле начарланган. Җырчыны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киткәннәр. Башта Әлмәт, аннан башкала хастаханәләрендә дәваланганнан соң, Вадим Захаров, ниһаять, тернәкләнеп аякка баскан.

«Менә шундый урынга эләктем, дуслар. Сакал-мыек үсеп бетте, әмма, барыбер, елмаясы килә. Ничәмә көн хастаханәдә ятып, Аллаһка тапшырып, чыгып барам.

5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә Әлмәттәге концерт барышында хәл авыраеп, «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр иде. Концертны куеп бетердек, анысы. Әлмәттә 2 көн реанимациядә ятып, аннан Казанга күчерделәр. Казанда РКБда дус табиблар дәвалап чыгардылар, Аллаһка шөкер. Исән-сау булырга язсын», – дип сөйләгән җырчы.

Сторисларыннан күренгәнчә, Вадим Захаров абдоминаль хирургия бүлегендә дәваланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100