news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаровны туган көнендә чөйгәннәр

news_top
Вадим Захаровны туган көнендә чөйгәннәр

Вадим Захаров туган көне уңаеннан Чаллыда – концерт, Казанның «Туган авылым» ресторанында мәҗлес уздырды. Ике чарага да аның иҗатташ дуслары җыелды. Җырчы кунаклар арасында Рамил Шәрапов, Рифат Зарипов, Ильвина, Алинә Давыдова, Зинира – Ризат Рамазановлар, алып баручы Айрат Ильясов һ.б катнашкан.

Ресторандагы мәҗлес вакытында көтелмәгән хәл булган: Вадимны кунаклар чөяргә тотынган.

Бу күренешне Ризат Рамазанов башлап җибәрә. «Әйдә, Вадимны бер чөябез», – дип чакыра ул егетләрне үзе янына.

Җырчыны 7 тапкыр күккә чөяләр, «җиде – җитте» дип туктата аларны Зинира Рамазанова. Шушы күренеш бик күпләрнең кәефен күтәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар