Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаровка Үзбәкстаннан бер дә көтелмәгән хат килеп төшкән: «Ул сезгә охшаган»

news_top_970_100
Вадим Захаровка Үзбәкстаннан бер дә көтелмәгән хат килеп төшкән: «Ул сезгә охшаган»

Җырчы Вадим Захаровка Үзбәкстаннан хат килеп төшкән. Хат авторы Вадим Захаровның ярдәменә өмет итә. 

«Сәлам. Мин Үзбәкстаннан. Сәмәрканд өлкәсеннән. Сез гафу итегез мине. Минем сезгә үтенечем бар. Минем дустым Марат Хәйдәров Татарстанга күчеп китте. Без аның белән бергә үстек. Ул күченгәч, мине кунакка чакырды. Әмма мин авырдым һәм бара алмадым. Шулай итеп элемтәбез өзелде. Ярдәм итегез, зинһар. Рәхмәт», – дип язган Үзбәкстан кешесе һәм телефон номерын калдырган.

«Ул сезгә охшаган. Аның кибете һәм автосервисы бар. 1964 елда туган. Аның энесенең исеме Шәүкәт Хәйдәров», – дип өсти ул. 

Текст авырлык белән аңлашылса да, киң күңелле Вадим Захаров бу кешегә ничек тә ярдәм итәргә алынган. «Марат Хәйдәров дигән кешене эзли, дип аңладым, бәлки, табылыр...» – дип мөрәҗәгать иткән ул социаль челтәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100