Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров ятим балаларны сөендергән

news_top_970_100
Вадим Захаров ятим балаларны сөендергән
видеодан скриншот

Вадим Захаров бу көннәрдә бик игелекле гамәл эшләгән. Үзенең командасы белән мөмкинлекләре чикле балалар йортына барып, концерт куйган. Сабыйларны баллы күчтәнәчләр һәм пылау пешереп тә сыйлаганнар.

«Мондый очрашулардан соң тормышка башкача карый башлыйсың, уйланасың. Һәрбер секундның кадерен белеп, шатланып яшәгез», – дип яза Вадим Захаров.

Балаларның чын күңелдән сөенүләрен, Вадим абыйларына кушылып җырлаганнарын күреп, җырчының «подписчик»ларының күңел тулган.

«Елап шешенеп беттем. Рәхмәт яусын, егетләр. Балакайлар. Икенче барганда мине дә алыгыз әле үзегез белән, ярдәм итәр идем», – дигән блогер, бакчачы Рәмзия.

«Бәбекәйләрем, күз яшьләрсез карап булмый. Вадим, изгелегегез үзегезгә меңләтә кайтсын»;

«Нинди сөенеч балалар өчен. Аларга күп тә кирәкми бит»;

«Вадимны кочаклап җырлыйлар бит, бәбекәйләрем. Ничек сөенәләр, җанашларым»;

«Егетләр, уйламаган җирдән дәүләтләр насыйп итсен үзегезгә Ходай», – дип язалар җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100