Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров: «Ялгышларсыз тормыш булмый шул…»

news_top_970_100

Вадим Захаров яңа җырын тәкъдим итте. «Бер елганың ике ярында» җырын яздыруы хакында ул алдан әйткән иде инде. Җырның премьерасын тамашачысы бик көтеп алган.

«Бу җыр һәркемгә кагылды. «Елаттың» дип язучылар шактый булды. Ялгышларсыз тормыш булмый шул… Шулай да, үкенечләр азрак булсын, дигән теләктә…

Авторларга рәхмәт. Фәннур Сафин сүзләре, Сәүбән Чуганаев көе. Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз», – ди Вадим Захаров үзе.

«Сезнең башкаруда бик матур бу җыр. Тыңлап туеп булмый», «Үзәкләргә үткәреп җырлыйсың. Күзләр тимәсен тавышыңа, якташым, моң иясе», «Үлеп яратам Вадимның җырлавын», «Искиткеч матур җыр», – дигән фикерләр калдырган Вадимның сәхифәсен карап баручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100