Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров хатын-кыз тавышы белән җырлый торган җыр өйрәнгән

news_top_970_100
Вадим Захаров хатын-кыз тавышы белән җырлый торган җыр өйрәнгән
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Вадим Захаров социаль челтәрдәге дусларына һинд телендә җырлап күрсәткән.

«Миңа 10 яшьләр тирәсе булганда, бер видеокассета килеп эләкте безгә. Солянка кебек концерт иде ул. Аны Камил Кәримов белән пародия остасы Газинур Шиһапов алып барды. Шунда миңа бик кызык тоелды инде Газинур Шиһаповның һинд телендә җырлавы. Минем аны башка күргәнем дә булмады, чит илгә акча эшләргә киткәч вафат булган, дип сөйләделәр. Мин аны җырны сүзләрен аңлап түгел, үзе чыгарып җырлагандыр, дип уйладым. Шулхәтле күңелгә үтеп калды инде ул», – дип сөйләгән Вадим җырны өйрәнү тарихын.

«Менә шулай үз кәефемне үзем күтәреп йөрим инде. Кәеф булмаган чаклар, юксынган, күңел тулган вакытлар күп була. Бигрәк хисле кеше булып чыктым. Кәеф булмаган вакытта балачактагы, яшь чактагы мизгелләрне искә төшереп, күңелне күтәреп йөрим мин, кешегә әйтмичә, шыпырт кына. Әллә нинди кызыклар искә килеп төшә. Сезнең белән дә бүлешеп барырмын әле», – дип сүз биргән ул онлайн тамашачысына.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 сентябрь 2023
    Исемсез
    Котеп калам...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100