Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров турында ялган хәбәр таратканнар: «Хатының үлеп киткән икән бит, ди»

news_top_970_100
Вадим Захаров турында ялган хәбәр таратканнар: «Хатының үлеп киткән икән бит, ди»

«ВКонтакте» төркемендә артистлар турындагы 95 мең язылучысы булган бер төркем Вадим Захаров турында коточкыч хәбәр тараткан. Бу ялган сүзләр Вадимның үзенә үк барып ирешкән. Төркем хуҗалары үзләренең группасына кешеләрне ялган үлем хәбәре белән җәлеп итмәкче булган.

«Кичә интернет челтәрендә шундый язма таралган. Вадим Захаровның кайгысын уртаклашабыз, дип. Миңа үземә дә килде. Ватсапта шундый язу йөргән.

Ринат Рахматуллин шалтырата: «Вадим, кайгыңны уртаклашам, брат», – ди. «Нинди кайгы? Нәрсә булды тагын?» – дим. «Хатының үлеп киткән икән бит», – ди. Шундый язма, ди. Менә бит хатын, исән-сау. Уф. Әллә нишләп киттем», – дип сөйли Вадим Яңа Усы авылына Питрау бәйрәменә барганда. Янында утырып барган Ларисаны күрсәтә.

«Интертат» әлеге хәбәр язган төркемне эзләп тапты. 16 июльдә 21:28 сәгатьтә чыгарылган бу ялган сүзләрне бетереп атканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100