«Без дә тере кешеләр» – Вадим Захаров сәхнәгә эчеп чыкканы булуы турында сөйләгән

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруында барлык сорауларга да ачыктан-ачык җавап биргән. Сәхнәгә эчкән килеш чыкканы булуны да яшереп тормаган.
«Сәхнәгә эчкән килеш чыкканың бармы?» – дип сорый артисттан тапшыруның алып баручысы Әбри Хәбриев.
«Нәрсә эчкән килеш?» – дип, башта җырчы сорауны аңлап та бетерми.
«Сүз исерткеч эчемлекләр турында барадыр инде. Эчкән килеш, дигәч, безнең халыкта беренче ассоцияция шул», – ди Әбри.
«Дөресен әйтергә кирәк бит инде?» – дип шикләнеп куя Вадим.
«Дөресен әйтергә кирәк», – ди алып баручы.
«Бар! Балалык дип әйтимме соң инде мин аны. Яшьлек, яшьлек юләрлеге белән. Аның нәрсәсен яшерәсең инде. Без дә «живой», тере кешеләр бит», – дип сөйләгән җырчы тапшыруда.