Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров Рифат Зарипов белән булган кызыклы хәлне искә ала: «Хаттибутта нәрсә ул?»

news_top_970_100
Вадим Захаров Рифат Зарипов белән булган кызыклы хәлне искә ала: «Хаттибутта нәрсә ул?»
социаль челтәрләр

Вадим Захаров үзенең сәхифәсендә артист тормышына аяк баскан чорларда булган бер кызыклы хәлне искә алган.

«Җырлаган дәвердә төрле хәлләргә очраган булды – кызыклары да, кызганычлары да бар. Берсе искә төште әле.

Җырлый гына башлаган вакыт. Раил Садриев мине һәм Рифат Зариповны үзләре белән гастрольләргә чакырды. Рифат спектакльдә катнаша, ә мин спектакльдән соң җырлый идем.

Төгәл генә хәтерләмим, Түбән Камада идек, дип истә калган. Спектакль башланырга 10-15 минут кала гримеркага Раил абый йөгереп керде дә: «Сезнең вакытыгыз бар әле, тиз генә кибеткә барып «хаттибутта» алып кайтыгыз, бикләнергә 5 минут калды, тиз булыгыз», – ди. Раил абыйның ничегрәк сөйләшкәнен күз алдына китерәсез инде.

Без Рифат белән: «Хаттибутта» нәрсә ул?» – дип сорап тормадык, чаптык.

Кибеткә кергәч тә инглизчә шулайрак язылган бер трансформер таптык та алдык. Әле мин «малае кечкенә бит, шуңа аладыр» дип уйлыйм.

Зур эш башкаргандай, тиз-тиз атлап, уенчык күтәреп кайттык. Раил абыйның күзе бәрәңге кадәр булды. «Ике авыл! Нәрсә бу-у-у? Нинди «хаттибутта»?! Мин сезгә Хотей-Будда алырга куштым, Хотей-Будда!» – дп сүкте генә.

Менә хәзер концертка әзерләнгәндә, шул вакытларны искә алам. Нинди зур мәктәп үтелгән, тәҗрибә тупланган. авырлыгы булса да, рәхәт итеп искә алам», – дип яза җырчы.

Вадим Захаров постына автобус эчендә төшкән, хәзер инде тарихи дип әйтерлек бер фото да урнаштырган. «Кемнәрне таныйсыз әлеге фотода?» – дип кызыксына җырчы.

Әйтергә кирәк, фотодагы артистларны тануы җиңелләрдән түгел – инде барысы да үзгәреп беткән. Алай да Вадимның дуслары гастрольгә китеп баручылар арасында Раил Садриев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова белән инде мәрхүм булган Илфак Шиһапов һәм аларның кечкенә уллары Нариманны таныганнар.

Вадим үзе автобуста бер кыз янәшәсенә утырып бара, кулы исә, нигәдер, кызның алдына төшеп «кунаклаган». Моңа игътибар итеп: «Вадим кымтырыклап бара җайлап кына, куллары тик тормаган», – дигән комментарий да калдырганнар.

Шулай ук Вадим Захаровның дуслары арасында «хаттибутта» гына түгел, «Хотей-Будда»ның да нәрсә икәнлеген белмәүчеләр күп икәнлеге ачыкланган

Рифат Зарипов исә бу хәлнең Түбән Камада түгел, ә Баулыда булганлыгын искә төшергән.

«Түбән Камада башкасы булды бит, Вадим», – дип, халыкның кызыксынуын тагын да көчәйтеп җибәргән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100