Вадим Захаров икенче ел рәттән «Татмедиа» һәм «Туганайлар» уздырган «Медиа Питрау»да катнаша. «Питрау үтсә, җәй үтә, дигәннәр иде, Питрау да үтми, җәй дә бетми», – дип көлә.
«Интертат»ка ул «Медиа Питрау» турындагы фикерләрен җиткерде.
– Бу арада 5 көн рәттән Питрау бәйрәме булды – 12, 13, 14, 15... Питрауга елдан-ел кеше күбрәк җыела. Монда («Татмедиа» янында) бәйрәм икенче генә ел уздырыла, диделәр. Мин былтыр да килгән идем. Узган елга караганда, халык бер 5 мәртәбә күбрәк быел. Нәрсә белән аерыла, дип инде? Монда инде артык бәйрәм эченә үк кереп китү түгел, монда шул концерт формасында.
– Питрауда бит инде элек кызлар урлаганнар, дип әйтәләр. Күп Питрауларны күргән кеше буларак, нинди киңәш бирер идең егетләргә, ничек итеп урларга дөрес итеп?
– Безнең заманга эләкмәде ул кыз урлау. Әллә безнең яктагы керәшеннәрне күзаллап әйтәм инде мин. Керәшен ягы-ягы белән аерыла бит ул, шуңа күрә мин «кыз урлаганнар икән» дигән әйберне кечкенәдән ишетмәдем. Бәлки, безгә хәтле булгандыр да.
Мин киңәш итә алам: бер-берегез белән очрашып йөреп, матур итеп кавышу – менә шул.
– Хәзер бит инде бу бәйрәм республика масштабында уза, Питрау нәрсә бирә?
– Күптән күрмәгән дуслар белән күрешәсең инде. Болай дип җавап бирү бик баналь булыр инде. Әйткәнемчә, керәшеннәр сибелгән, төрле яктан киләләр. Мин булмаган җирләрдән килгән керәшеннәр белән бер-беребезне чагыштырып карыйм, киемнәргә игътибар итеп, сөйләмгә, аралашасың бит инде барыбер. Ничектер аерыла, барыбер, үземә күбрәк мәгълүмат алам, яңалык ачам.
– Бу Питрауга ниндидер үзгәреш кертергә кирәк, дип санымыйсызмы? Нәрсәдер җитеп бетмидер, бәлки. Рөстәм Миңнеханов, Сабантуйны якутларның Ысыах бәйрәме белән чагыштырып, әйткән иде бит.
– Андый чагыштыру миндә дә юк түгел, бар инде ул, ләкин минем көчтән генә килә торган әйбер түгел. Ничектер, Сабантуй формасына әйләнеп кала башлады, шоу формасына. Хәзер бит инде концертта да, кая барсаң да, шоу кирәк, диләр, шоу шикелле оештыруга таба бара, диимме соң инде.
Тик миллилек барыбер дә бар, минемчә.
– Иҗади яктан ниндидер яңа җырлар көтеләме, клиплар? Хәзер нәрсәләр эшлисез?
– Яңа җырлар бик күп. Клиплар төшерү буенча эшлибез һәм концертларга әзерләнү бик каты бара. Февральдә булырга тиеш иде, билгеле сәбәпләр аркасында, без аны куя алмадык, шуңа күрә сентябрьдә башлап җибәрәбез, Алла боерса. Планнар зурдан. Илләр тыныч булсын, дөньялар тыныч булсын, дип телибез, сәламәтлек булсын.
Ике җырга клип төшерәбез. Берсенә сценарий язылып бетеп бара. Пока әйтмим әле кайсы җыр икәнен.
– Нәрсә турында икәнен әйтегез инде?
– Минем дус малайның шаярып әйтә торган бер сүзе бар: кешеләре куелган, эшлиләр. Шуның шикелле.