Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров өч ел утырып калуын сөйли: «Җырлый белмисең, әтиең белән утын кис, диделәр»

news_top_970_100
Вадим Захаров өч ел утырып калуын сөйли: «Җырлый белмисең, әтиең белән утын кис, диделәр»
"Татар-информ" архивы

«ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруына алып баручы Лилия Кадыйрова Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровны чакырган. Тапшыруы барышында Вадимның биографиясеннән кайбер кызыклы фактлар ачылган. Мәсәлән, 1 курста 3 ел укуы, училищеда «вокал» дәресеннән имтихан тапшыра алмаганга куылуы һәм башкалар турында сөйләде ул.

«2 ел беренче курста укыдым. Училищега укырга кергәндә «нинди матур тавыш, нинди матур малай» дип алдылар мине. Мин, безне кулга микрофон тоттырып, халык алдында йөртерләр, дип уйлаган идем. Ә укырга кергәч беренче уй – «кая килеп эләктем мин» булды. Аның үз математикасы, үз геометриясе дигәндәй. Бик катлаулы әйбер. Мин аларны аңламадым, дип тә әйтә алмыйм. Тик мин вокалдан имтихан бирә алмадым. «Син җырлый белмисең, кайтып, әтиең белән утын кис», – диделәр. Монда минем дә өлешем булгандыр инде. Чөнки үземне башка дөньяга килеп эләккән кебек хис иттем. Ни өчен дисәң, бер бүлмәдә торбада уйныйлар, икенчесендә – табада. Берсендә опера тавышы, икенчесендә – курай, баян, өченчесендә балалайка тавышы… Кая килеп эләктем мин, минәйтәм. Аннан дәресләр дә «тозланды» инде. Әмма мин өлгереп бардым. Тик барыбер «вокалдан үсешең юк» дип, икенче елга калдырдылар. Авылдашлар алдында оят… Әти-әни өчен дә бик авыр булган инде ул, аңлап кына бетермәгәнмен. Ә миңа нәрсә, «ярар, кумадылар бит әле» дип йөрим.

Икенче елны киләм – группадашлар башка. Дәресләр дә, укытучылар да шул ук. Ел ахыры җитте, тагын вокалдан «имтихан куймыйбыз» диләр. Документларны тоттырып кайтарып җибәрделәр.

Нәрсә диим, анысы тагын да авыр булды. Борис малае 2 ел укып, укый алмыйча авылга кайтып бара….Әти белән кайтып барабыз. Казанны чыкканда әти: «Менә монда сул якта ветеринар институты бар, берәр елга кермисеңме шунда?» – ди. Ул аны каты итеп әйтә инде, миңа хәзер генә кызык та ул. Арчага җитәрәк: «Арчада педкөллият бар. Шунда кереп берәр ел укырсың. Анда да укый алмасаң, күрше авылда трактор училищесы бар. Шунда төшеп укырсың, ичмасам, тракторга праваң булыр. Анда да да укый алмасаң, Кирәмәт тау башына менеп җырларсың», – дигән иде... Шул һаман да истә...

Әти үзенең тракторы белән бакчалар эшкәртеп, бәрәңгеләр утыртып йөргәндә, Галия Харисовнаның әнисенә сөйләгән минем турыда. Ул мине Венера Ганиевага алып китте. Венера Ганиева, җырлап күрсәтүгә үк: «Бу малай нигә урамда йөрергә тиеш?» – дип, тагын укырга кертте мине. Шулай итеп өченче тапкыр беренче курска бардым, Лилия. Өч ел беренче курста укыган кеше бармы икән әле ул?

5 ел яңадан укып, мәдәният һәм сәнгать институтыннан дипломлы җырчы булып чыктым. Имтиханны да 5кә бирдем. 2017 елда «Татарстанның атказанган җырчысы» исеменә дә ия булдым әле», – дип сөйләгән Вадим тапшыру барышында.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 6 сентябрь 2023
    Исемсез
    Вадимны " җырлый белми" диюче укытучының кемлеген беләсе килә иде, үзе җырлый беләме икән, моңның ни икәнен аңлыймы икән? Бөтенләй сәхнәгә бастырмастай җырлаучылар укытып чыгаралар бит! Менә шундый, чын талант иясенең язмышы белән уйнау намуссызлык инде ул.
  • 5 сентябрь 2023
    Исемсез
    Иң моңлы җырчы ул -Вадим Захаров. Бик яратып тыңлыйм, рәхмәт. Исәнлек хэм иҗади уңышлар теләп калам🥰🥰🥰
  • 5 сентябрь 2023
    Исемсез
    Жырларыгыз бик кунелгэ утеп керэ торган. Матур жырлыйсыз. Сезгэ халыкныкын бирергэ кирэк ,сез ана лаек.🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100