
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров «ТНВ» телеканалында уза торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты. Ул «Болгар» радиосына кунакка килгән иде.
Алып баручылар сүзләренчә, радиотыңлаучылар белән аралашкан вакытта, Вадим Захаров Татарстанның алга киткән, бердәм халыклы, күпмилләтле республика булуын әйткән. Горурлык белән, үз авылында 70 хуҗалыкка 40тан артык трактор булуын да искәртә.
«Мин горурланам, мин үземнең туган якны яратам. Кая гына барсак та, чит төбәккә чыксак та, Татарстаныбыз, Казаныбыз белән горурланам. Татарстанга, Казанга, туган авылларга читтән кунакларны, дусларны чакырырга оят түгел. Мин Татарстанда яшәвем, иҗат итүем белән бәхетле», – дип сөйләде ул.
Вадим Захаров туры эфир барышында «Сезнең өчен генә яшим шушы Татарстанда» дип җырлап та алды.
.