news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров концертында уңайсыз хәлгә калса да, сер бирмәгән

news_top
Вадим Захаров концертында уңайсыз хәлгә калса да, сер бирмәгән
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Балтачта концерт вакытында Вадим Захаровка баянга гына җырларга туры килгән.

«Әнә шулай да була ул. Балтачтагы концертта компьютер сүнеп, бер җырны баянга гына җырларга туры килде. Рәхмәт, балтачлылар», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә Вадим Захаров.

«Минем шулай бер гармун белән генә җырлаган концертка барасым килә»;

«Шундый рәхәт итеп җырлый бит ул. Карап туеп булмый»;

«Вадим җырласа, тыңлап туйгысыз»;

«Вәт тавыш, сөбханаллаһ»;

«Бик шәп концерт булды», – дип комментарийлар һәм җырчыны хуплап күпсанлы смайликлар калдырган тамашачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар