Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров кода бабасыннан куркып калуы турында: «Тотлыга торган булып калдым»

news_top_970_100
Вадим Захаров кода бабасыннан куркып калуы турында: «Тотлыга торган булып калдым»
Фото: "Татар-информ" / Абдул Фәрхан

Вадим Захаров Мәскәүдә бер концертта катнашкан. Тамаша алдыннан артист чәчен алдырып чыккан. Чәч кистерү балачакта аның өчен зур проблема булган икән, ул хәтта тотлыга торган булып калган.

«Минем проблема инде ул чәч кистерү. Кечкенә вакытта чәч кистерергә шулхәтле курка идем. Акырып, елап бетеп. Куркытып бетерәләр иде. Кода бабай килеп, чәчне кул белән ала торган «кети-кети» машинка белән ала иде. Сүз тыңламасаң, «кода бабаң килә хәзер» дип куркыталар иде дә, шуннан соң Вадим тотлыга торган булып калды. Менә шулай, балаларны куркытырга ярамый.

Мине, бер әбигә алып барып, әби йөзем җимешләрен өшкереп биреп, шуны ашаганнан соң, минем тотлыгу бетте. Шундый хәлләр. Минем чәч кистерү белән бәйле шундый тарих бар», – дип уртаклаша Вадим Захаров язылучылары белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100