Моңлы җырлаучы Вадим Захаров гитарада уйнап «Ностальгия о прошлом» җырын башкарган видеосын социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтте. Җырчы бары тик кушымтаны җырлый һәм «тәмле әйбер күп булмый» ди.
Вадимның иҗатташ дуслары да, тамашачылары да аның башкаруындагы җырны ошаткан. Күпсанлы смайликлар шул хакта «сөйли». Алар видеоның дәвамын көтә...
«Афәрин, Вадим, син булдырасың!»;
«Рәхмәт, яшьлеккә кайттым»;
«Малаховның «Песни от всей души» тапшыруына барыгыз, анда болай моңлы итеп җырлый алмыйлар» дигән комментарийлар калдырганнар.